Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан мэриясе балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен семинар уздыра 

21 февральдә Казанның Ленин исемендәге Мәдәният йортында «Балалар бакчаларында сөйләм теленә өйрәтүнең заманча, нәтиҗәле алымнары» дигән семинар узачак. Ул татар телен өйрәтүнең заманча, нәтиҗәле алым...

21 февральдә Казанның Ленин исемендәге Мәдәният йортында «Балалар бакчаларында сөйләм теленә өйрәтүнең заманча, нәтиҗәле алымнары» дигән семинар узачак. Ул татар телен өйрәтүнең заманча, нәтиҗәле алымнарына багышлана. Семинарны Казан мэриясе һәм Казан башкарма комитетының мәгариф идарәсе  оештыра. 

 

Биредә балалар белән эшләүче укытучылар, татар телен өйрәтү буенча проект авторлары, шәхси балалар бакчалары тәрбиячеләре чыгыш ясаячак. Чараның төп үзенчәлеге – креатив, яңача карашлы, заманча тәрбиячеләрнең тәҗрибәсе белән уртаклашу мәйданчыгы булдыру. 

 

Семинарда татар курчаклары проектын тәкъдим итү; мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында татар телен өйрәтүдә нәтиҗәле алымнар; иртәнге «түгәрәк өстәл» вакытында сөйләм телен үстерү ысуллары; полилингваль белем бирү моделе; апробациянең беренче нәтиҗәләре; саф hавада булганда, балаларның сүзлек байлыгын арттыру темалары күтәреләчәк. Катнашучылар семинарда алган күнекмәләрен, белемнәрен үз эшендә дә куллана алачак. 

 

Чарага Казанның барлык балалар бакчаларында эшләүче татар теле тәрбиячеләре, методистлары һәм мөдирләре чакырыла. 

 

Семинарда Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Рәмзил кызы Сәгыйтова, башкарма комитетның мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Асаф улы Ризванов һәм 500 гә якын мөгаллим катнашыр, дип көтелә. 

 

Семинарның кураторы – тәрҗемәче, укытучы, проектлар авторы, «БИМ-радио»да «Әйдә, учить татарча» тапшыруы авторы һәм алып баручысы Эльза Ринат кызы Нәбиуллина.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ