Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан өстендә яңгырый моңлы вә сихри азан

Идел Болгарстанында ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан, «Тәртип» радиосы, Татарстан Диния нәзарәте, «Рухи моң» иҗат берләшмәсе белән берлектә  «Татар азаны» бәйгесе үткәрә. Шул уңайдан...

Идел Болгарстанында ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан, «Тәртип» радиосы, Татарстан Диния нәзарәте, «Рухи моң» иҗат берләшмәсе белән берлектә  «Татар азаны» бәйгесе үткәрә. Шул уңайдан 31 мартта «Татар–информ» агентлыгында матбугат конфцеренциясе узды. Очрашуда «Тәртип» радиосы баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлова, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге  җитәкчесе  Фәрид Мифтахов, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белгече Айнур Йосыпов, «Рухи моң» иҗат берләшмәсе җитәкчесе Марсель Әхмәдуллин катнашты, журналистларның сорауларына җавап бирде.
  Бәйгене оештыручылар фикеренчә, аның максаты  – сәләтле азан әйтүчеләрне барлау, мәчетләрдә моңлы азан тавышлары яңгыратуга ирешү, мәхәлләләр эшен тагын да җанландырып, матурайтып җибәрү. Әлеге чараның ураза аенда башланып китүе һәм өченче ел рәттән үткәрелеп килүе дә игътибарга лаек. «Татар азаны» бәйгесендә катнашырга теләүчеләр өчен «Азан мәктәбе» аша онлайн-дәресләр үткәрелә. Үзен  моңлы, камил, илаһи тавышка ия дип санаган һәр кеше  бәйгедә катнаша ала. Алар ике төркемгә бүленә: 14 яшькә кадәрле  яшүсмер балалар һәм 14 яшьтән өлкәнрәк булганнар.
Җиңүчеләр  республикабызның, мәхәлләнең  иң оста  азан әйтүчеләр исеменә ия булачак. Алар әйткән  азаннарның иң  моңлысы  "Тәртип" радиосында яңгыраячак. Моңлы азан тавышын тыңлаганда, бүгенге заман яшьләре иманлы да, тәртипле дә  булып үссеннәр, дип теләргә генә калсын.
 
Альберт ЗАҺИРОВ
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ