Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан репетиторларының хакы күпме?

Уку елы башланып китәргә өлгермәде, өлкәннәр үзләренең газиз балаларына репетиторлар эзләү турында уйлый башлады.   Киләсе уку елы азагында имтихан тапшырасы газизләре булган ата-аналар аеруча кайгыра...

Уку елы башланып китәргә өлгермәде, өлкәннәр үзләренең газиз балаларына репетиторлар эзләү турында уйлый башлады.   Киләсе уку елы азагында имтихан тапшырасы газизләре булган ата-аналар аеруча кайгыра инде моның өчен. Һәр ата-ана үзенең баласын уку дәрәҗәсе һәрвакыт югары бәяләнгән Казаныбызның абруйлы бер югары уку йорты студенты итеп күрәсе килә.  Шуның өстенә, Казан вузларын тәмамлаган белгечләрне Россиянең һәр төбәгендә ике куллап көтеп тә торалар бит әле. Башлары дөрес уйлаган ата-аналар шуңа күрә дә сабыйларының белемнәрен ныгыту өчен репетитор хезмәтенә исәп тота да инде.
БДИга әзерләнү һәм өлгерешне күтәрү
«Минем белемем» белешмә порталына күз салсак, Казанда иң катлаулы һәм, гадәттәгечә,  иң кыйммәтле фән булып физика санала – өлгерешне күтәрү буенча бер академик сәгатьлек (45 минут)  дәреснең уртача хакы 590 сум тора (бәяләрнең үсә бару тәртибендә үзгәрүен дә онытмыйк). Әлеге предмет буенча БДИга әзерләнү бераз арзанракка, 530 сумга , ә ТДИныкы   450 сумга төшәр, диләр. Укучылар арасында шулай ук хәйран катлаулы саналган математика фәненнән өлгерешне күтәрү бәясен 540 сумнан куйганнар, БДИга әзерләү – 530, ТДИга – 500 сум тора. Информатика фәне дә шулар исәбендә –гадәти дәреснең бер сәгате – 520 сум, Бердәм дәүләт имтиханына әзерләнү дәресләре – 610 сум, Төп дәүләт имтиханы – 500 сум тора.
БДИга әзерләнү өчен  иң кыйммәт дәрес  җәмгыять белемен өйрәтәчәк репетиторга туры килә икән. Аның бер сәгате 840 сумнан (өлгерешне күтәрү һәм ТДИга әзерләү сәгате нибары 500 сум) бәяләнгән. Химия буенча өлгерешне күтәрү  хакын 500 сумнан, БДИ белән ТДИның  бәяләрен 460 һәм 430 сумнан куйганнар. Рус теле һәм әдәбияты  да Казанда бер бәядән укытыла  – гадәти дәрескә әзерләгән өчен - 470,  БДИга – 490,  ТДИга – 440 сум түләргә кирәк.
Тарих, биология, һәм география кебек фәннәрдән репетиторга түләү хакын Казанда бюджет варианты дип карарга кирәктер, мөгаен. Өлгерешне күтәрү өчен бер дәреснең бәясе - 410, БДИга әзерләнү хакы  - 400, ТДИга - 390 сум тора.
Татар телен аерым күрсәтеп узыйк. Репетитор белән әзерләнүчегә татар теленең бер академик сәгате бүген 500 сум тора, күрәсез, туган телебез арзан йөрми. Әмма аның дәүләт имтиханнарында катнашы юк.
Иң нәниләр  башка суммаларда бәяләнгән: мәктәпкә әзерләүдә репетитор хезмәте -580, башлангыч сыйныфларныкы 500 сум тора.
Казанда уку өчен әзерләнү
Казан вузларының күпчелегенә өстәмә әзерлексез дә укырга  керергә мөмкин – БДИ балларын тиешле күләмдә җыю да җитә. Әмма, кайбер очракларда, репетиторны барыбер кирәк дип саныйлар. Сәнгать өлкәсенә караган уку йортларында, әйтик, репетитор 420 сумга төшә, музыкада ул артыграк, 450 сум тора. Архитектурада  сызым дәресенең бер сәгатен 525 сумга бәялиләр. Чит телләр дә арзан тормый. Репетитор белән итальян телен бер сәгать кабатлау 525га төшә, инглиз теле чүт кенә арзан, ул 500 сум тора, Инглиз һәм француз телләре тагын да юнь – аларның бер сәгате 420 сумга төшә диләр.
Яшәү рәвешен тагын да төрлеләндерергә теләгәннәр репетиторлардан  үзенә кызык дип тапкан башка түләүле күнекмәләр дә алырга мөмкин. Әйтик, компьютерда бер сәгать программалаштырырга өйрәнү 570 сум тора.  450 сумга бер сәгать эчендә шахмат уйнарга өйрәнергә мөмкин, гитарада уйнарга өйрәнү барысыннан да кыйммәтрәк  – аның  өчен бер сәгатькә 720 сум түләргә кирәк.
Менә шулай, дуслар, киләчәк тормышыңнан разый булып яшисең килсә, тырышу-тырмашу һәм әти-әниләрнең чүт кенә ярдәме  сорала.
                                                                                   Ирек НИГЪМӘТИ

 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ