Казан топ-4 шәһәрләр исемлегенә керде

Казан көзге чорга турларны броньлау саны буенча Россия шәһәрләре арасында дүртенче урынны алды.

Рейтингның лидеры  — Мәскәү шәһәре. Башкалага ил эчендә сәяхәтне планлаштыручы һәр бишенче турист барырга әзер. Икенче юлны Санкт-Петербург алды, анда россиялеләрнең 18,2% ы барырга планлаштыра. Өчлекне Сочи яба – 13,2%. Казанга көзен 3,9% турист килергә ниятли. Топ бишлеккә шулай ук Калининград кергән – 3,3%.

OneTwoTrip хәбәр иткәнчә, көз көне ил эчендә россиялеләрнең 65,9% ы ял итәргә планлаштыра, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат үзәге.

Фәния Лотфуллина

Фото: Денис Гордийко

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.