Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан укытучылары өчен финанс грамоталылыгы дәресләре үткәрелде

Казан мәктәпләрендә финанс грамоталылыгы дәресләре узды. Аларда гомуми белем бирү учреждениеләре укытучыларына банк системасының ничек эшләве турында сөйләделәр, акчаны янга калдыру механизмнарын җент...

Казан мәктәпләрендә финанс грамоталылыгы дәресләре узды. Аларда гомуми белем бирү учреждениеләре укытучыларына банк системасының ничек эшләве турында сөйләделәр, акчаны янга калдыру механизмнарын җентекләп аңлаттылар, шулай ук үзләрен һәм якыннарын финанс куркынычсызлыгы ягыннан тәэмин итү буенча практик киңәшләр бирделәр.
Бер ай эчендә «Казан Банкы» белгечләре 17 дәрес үткәрде, аларда 400 ләп укытучы булды. Һәр дәрестән соң теләгән һәркем экспертлар белән аралаша һәм квалификацияле җаваплар ала алды.
Фикер алышуларның иң популяр темалары финанс фаразлары, цифрлы сервисларның куркынычсызлык кагыйдәләре, шәхси керемне арттыру һәм инфляция үсеше вакытында тупланган акчаларны саклап калу инструментлары булды, дип хәбәр иттеләр Казан башкарма комитетының мәгариф идарәсендә.
Мондый чараларны шәһәрнең медицина, мәктәпкәчә белем бирү һәм башка бюджет учреждениеләре вәкилләре өчен дә үткәрү планлаштырыла.
Фото: https://mon.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ