Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанбаш мәктәбенә якташ язучылары исеме бирелде

Арча районында күркәм гадәт бар. Район мәктәпләренең шактые күренекле якташлары исемен йөртә. Ә инде татар халкының горурлыгы, йөзек кашы булырдай олпат затлар Арча төбәгендә искитмәле күп анысы.Моңар...

Арча районында күркәм гадәт бар. Район мәктәпләренең шактые күренекле якташлары исемен йөртә. Ә инде татар халкының горурлыгы, йөзек кашы булырдай олпат затлар Арча төбәгендә искитмәле күп анысы.
Моңарчы бу райондагы Ашытбаш һәм Яңа Кырлай урта мәктәпләре сөекле шагыйребез Габдулла Тукай, күпрофильле лицей – Габденнасыйр Курсави,  Сикертән төп мәктәбе – Галиәсгар Камал, Арчадагы 1 нче урта мәктәп – Советлар Союзы Герое Валентин Ежков, Яңа Кенәр урта мәктәбе – Социалистик Хезмәт Герое, бар гомерен балаларга рус теленә һәм әдәбиятына мәхәббәт уятуга багышлаган Стелла Зәки кызы Габдрахманова, Түбән Мәтәскә урта мәктәбе озак еллар шушы мәктәпне җитәкләгән Дилүс Хәкимов исемнәрен йөртә иде.
Һәм менә бу исемлеккә тагын бер мәктәп өстәлде. Казанбаш төп мәктәбенә заманында шушы мәктәптә укыган Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов исеме бирелүгә багышланган тантана булды. Анда бер төркем район җитәкчелеге, язучының кызы Наилә Ахунова, язучылар, шагыйрьләр, авыл халкы, укытучылар, укучылар катнашты. Башта мәктәпкә Гариф Ахунов исеме бирелүе турындагы истәлек тактасын ачтылар, аннан соң тантананың төп өлеше башланып китте. Укучылар әдипнең тормыш юлын чагылдырган күренешләрне бик матур итеп күрсәттеләр, биеделәр, җырладылар. Чыгыш ясаучылар язучы турындагы истәлекләрне сөйләделәр, мәктәпкә китаплар бүләк иттеләр.

Таһир САБИРҖАНОВ


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ