Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда 14 фәнни-популяр фильм күрсәтеләчәк

20–26 сентябрьдә Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә «Акыллы кино» («Умное кино») фәнни-популяр фильмнар фестивале узачак. Чараны  «Знание» Россия җәмгыяте оештыра.Фестиваль кысаларынд...

20–26 сентябрьдә Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә «Акыллы кино» («Умное кино») фәнни-популяр фильмнар фестивале узачак. Чараны  «Знание» Россия җәмгыяте оештыра.
Фестиваль кысаларында казанлылар һәм шәһәр кунаклары игътибарына 14 фәнни-популяр фильм тәкъдим ителәчәк. Алар арасында – «Леопард иле, яки кеше феномены», «Минем әти – космонавт», « Тюленьнар тәрбияләү буенча кыскача кулланма».
Фестивальнең максаты – фәнни белемне популярлаштыру, заманча фән, мәдәният һәм технологияләр үсешенә игътибарны җәлеп итү, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.
Чарада катнашу буйшлай, ләкин алдан теркәлү зарур.

Диләрә БАТРШИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ