Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда “Алтын билбау”  милли премиясен  тапшырачаклар

4  июньдә Казан дәүләт  мәдәният институтының концертлар залында  Татарстанның көрәш сәнгате өлкәсендәге “Золотой пояс – Алтын Билбау” милли премиясен тапшыру тантанасы узачак. Бу хакта «Татар-информ»...

4  июньдә Казан дәүләт  мәдәният институтының концертлар залында  Татарстанның көрәш сәнгате өлкәсендәге “Золотой пояс – Алтын Билбау” милли премиясен тапшыру тантанасы узачак. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә хәбәр ителде.
Россия күләмендә  барлык көрәш төрләре буенча 5 млн кеше  шогыльләнә. Бу бик  югары  күрсәткеч.  Татарстанда исә көрәш белән шөгыльләнүчеләр саны 15 мең кешегә җитә,  – диде «Татфайт» Халыкара профессиональ көрәшчеләр лигасы генераль директоры Александр Даренков
Бу милли премия көрәш сәнгате өлкәсендә тапшырыла  торган иң олы бүләкләрдән санала һәм югары уңышларга ирешкән спортчы, тренер һәм спорт менеджерларына бирелә.“Золотой пояс – Алтын билбау” премиясенә «Иң яхшы спорчы  хатын кыз һәм ир-ат», «Көрәш  сәнгате буенча иң яхшы  спорт федерациясе», «Иң яхшы  тренер», «Иң яхшы спорт журналисты»,  «Ел меценаты»,  «Иң яхшы чит ил  спортчысы»  номинациясендә җиңүчеләр лаек булачак.
Чарада Татарстан Республикасы Хөкүмәт әгъзалары, республика министрлыклары һәм идарә тармаклары җитәкчеләре, көрәшчеләр һәм көрәш ветераннары, танылган артистлар, атказанган спортчылар һәм тренерлар катнашу көтелә.

 Альберт Заһиров

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ