Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда «Апуш» балалар театр студиясе ачыла 

Казан мэриясе «Апуш» балалар театр студиясен ача. Шул уңайдан 26–27 февральдә мәктәп укучыларын кастингка чакыралар.  Әлеге студиядә укучылар татарча спектакльләр әзерләячәк, төрле шәхесләр...

Казан мэриясе «Апуш» балалар театр студиясен ача. Шул уңайдан 26–27 февральдә мәктәп укучыларын кастингка чакыралар. 

 

Әлеге студиядә укучылар татарча спектакльләр әзерләячәк, төрле шәхесләр үткәргән мастер-классларда катнашачак, сәхнә теле, сәхнә хәрәкәте, актёрлык осталыгы, вокал буенча дәресләр алачак. 

 

Аның төп максатлары – укучыларда татар теленә кызыксыну уяту, яшьләргә иҗади сәләтләрен ачарга ярдәм итү, милли мәдәниятне үстерү. 

 

Студиягә йөрү бушлай булачак. Барлык чыгымнарны Казан мэриясе үз өстенә ала. 

 

Шулай ук биредә мөмкинлекләре чикле балалар да катнаша ала. Беренче спектакльне тамашачылар хозурына 1 июньдә тәкъдим итәргә планлаштыралар. 

 

Кастингта татар телендә иркен һәм берникадәр кыенлык белән аралашучы укучылар да  чыгыш ясый ала. 

 

Яшь категориясе: 

 

•  1 нче төркем:  9 яшьтән 11 яшькә кадәрге укучылар; 

 

•  2 нче төркем: 12 яшьтән 15 яшькә кадәрге укучылар. 

 

Кастингны үткәрү урыны: «Сәйдәш» мәдәният үзәге (Н.Ершов урамы, 57а йорты). 

 

Вакыты: 

 

• 26 февральдә 15:00–18:00 аралыгында, 

 

• 27 февральдә 12:00–15:00 аралыгында. 

 

Гаризалар teatrstudio_kzn@mail.ru электрон адресы буенча кабул ителә. Элемтәләр өчен телефон: 8 927 032-22-85 (Алия Фәйзрахманова). 

 

Белешмә: Балаларны Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры балетмейстеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сәлимә Әминова, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахманов, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Резеда Сәлахова, Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының вокал буенча педагогы Лилия Зәйнуллина, режиссёр Әминә Миндиярова укытачак. Җитәкче, педагог — Алия Фәйзрахманова.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ