Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда «Ел укытучысы» бәйгесенең шәһәр этабы башланды

Казанда «Ел укытучысы» бөтенроссия конкурсының шәһәр этабы башланды.Конкурс җиде номинация буенча уза: «Фән укытучысы», «Педагогик дебют», «Тормыш иминлеге нигезләре укытучысы», «Педаго...

Казанда «Ел укытучысы» бөтенроссия конкурсының шәһәр этабы башланды.
Конкурс җиде номинация буенча уза: «Фән укытучысы», «Педагогик дебют», «Тормыш иминлеге нигезләре укытучысы», «Педагог-психолог», «Ел тәрбиячесе», «Йөрәгемне балаларга бирәм» һәм «Кешене тәрбияләү».
Конкурсның район этабында 500гә якын педагог катнашты, шәһәр этабына бер районнан 8дән 12гә кадәр кеше чыкты. Хәзер конкурста катнашучылар ачык дәресләр бирә. Мисал өчен, бүген дәресләр 5нче номерлы лицейда узды.
«Ел укытучысы» конкурсының шәһәр этабы җиңүчеләрен Казан Ратушасында март башында бүләкләү тантанасында игълан итәчәкләр, дип хәбәр итә Мәгариф идарәсе.
Конкурсның зона этабы гыйнвар ахырында узачак, ә республика этабын март аенда үткәрү планлаштырыла. 
«Татар-информ» материаллары буенча

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ