Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда «Горький+» фестивале үтәчәк

Максим Горькийның 155 еллыгына багышланган һәм Россиянең өч шәһәрен колачлаган «Горький+» фестивале 2 июньдә Казанда старт алачак. Казанда өч көн дәвамында спектакльләр, лекцияләр, концертлар, промена...

Максим Горькийның 155 еллыгына багышланган һәм Россиянең өч шәһәрен колачлаган «Горький+» фестивале 2 июньдә Казанда старт алачак. Казанда өч көн дәвамында спектакльләр, лекцияләр, концертлар, променадлар, иҗат лабораторияләре, дефиле, ярминкә-буфет, «Черек күл»дә спорт ярышлары үтәчәк, дип хәбәр итә фестивальнең матбугат үзәге.
Фестиваль чаралары Казанның иң билгеле мәдәни мәйданчыкларында – Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында, Камал театрында, Качалов театрында, Тинчурин театрында, ТЮЗда, Милли китапханәдә, Милли музейда, Горький һәм Шаляпин музеенда, Тукай музеенда, Казан Кремле лекториенда, Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә, Камал театры алдындагы мәйданда, Бауман урамында үтәчәк.
Аның кысаларында Камал театры үз репертуарындагы «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр», Качалов театры «Васса» спектакльләрен күрсәтәчәк.
Фестивальнең икенче өлеше 6 – 9 июль көннәрендә Түбән Новгородта була. 11 – 20 августта Мәскәүдә тәмамлана. Фестиваль идеясе авторы – Милләтләр театрының сәнгать җитәкчесе Евгений Миронов.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ