Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда Идел буе Болгар дәүләте тарафыннан ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр

20 май көнне Иске Татар бистәсендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган бәйрәм концерты узачак.Зәйни Солтан урамындагы скверда «Илаһи моң» рухи мирас әсәрләрен...

20 май көнне Иске Татар бистәсендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган бәйрәм концерты узачак.
Зәйни Солтан урамындагы скверда «Илаһи моң» рухи мирас әсәрләрен башкаручылар фестиваль-конкурсы финалистлары, Коръән укучылар, шулай ук илнең төрле төбәкләреннән иҗат коллективлары чыгыш ясаячак.
Мәрҗани мәчете янындагы мәйданда ярминкә узачак, анда сувенир һәм хәләл продукция сатып алырга мөмкин булачак.
Бәйрәм чарасы 14:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр ителә «Иске шәһәр» префектурасында. Ул татар мәдәниятен һәм телен популярлаштыру, рухи мәдәният традицияләрен саклау, өйрәнү һәм яңадан торгызу, халык иҗаты әсәрләрен популярлаштыру максатыннан үткәрелә.
Исегезгә төшерәбез, Идел буе Болгары тарафыннан ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан Казан Кремле диварларында ут тамашасы күрсәтеләчәк. Тамаша Казанда өч көн – 19-21  май көннәрендә 20:00 дән 1:00 гә кадәр барачак, дип хәбәр ителә Казан шәһәре мэриясе сайтында.

Денис Гордийко фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ