Казанда Кәрим Тинчуринның тууына 135 ел тулуга багышланган чаралар узачак

Тинчурин театры танылган драматург, актёр, татар милли театрына нигез салучыларның берсе  Кәрим Тинчуринның тууына 135 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль чаралар оештыра.

8  сентябрьдә Горький исемендәге ял паркында 17:00 сәгатьтә,
13 сентябрьдә Кәрим Тинчурин паркында 12:30 да флешмоблар башланачак.

15 сентябрьдә Кәрим Тинчурин исемендәге паркта драматургны искә алу концерты булачак, ул 11.30  сәгатьтә башлана.

Чараларда театрның күренекле артистлары – Резеда Төхфәтуллина, Гөлчәчәк һәм Ирек Хафизовлар, Резеда Сәләхова, Илнур Байназаров, Айсылу Мөсәлләмова, Булат Зиннәтуллин һ.б. чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә Тинчурин театрының матбугат үзәге.

Фәния Лотфуллина

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *