Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда көзге ярминкәләр 10 сентябрьдән башлана

10 сентябрьдә Казанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Киләсе сезонда сәүдә урыннары артачак – хәзер Юдинода Революция урамы буенча чатыр мәйданчыгы төзелеше бара. Моннан тыш, фермерлык азык-тө...


10 сентябрьдә Казанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Киләсе сезонда сәүдә урыннары артачак – хәзер Юдинода Революция урамы буенча чатыр мәйданчыгы төзелеше бара. Моннан тыш, фермерлык азык-төлек продуктлары белән мобиль сәүдә итүне үстерү планлаштырыла. Бу хакта эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте.




Агымдагы елның гыйнварыннан Кулланучылар базары комитеты көн саен социаль әһәмиятле продуктларга бәяләр мониторингы алып бара. «Шикәр, суган, май бәяләре кискен үсте. Үсешнең сәбәбе – товарларны тәэмин итүчеләрдән сатып алу бәясенең артуы һәм ясалма рәвештә булдырылган ихтыяҗ», – дип искәртте Шакиров. Хәлне тотрыкландыру өчен ритейлерлар һәм тәэмин итүчеләр белән сөйләшүләр үткәрелде.
Моннан тыш, бу эштә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән үткәрелгән язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре дә ярдәм итте. 6 сәүдә көнендә шәһәр халкы 266 млн сумлык товар сатып алды. «Шикәр комы өстәмә рәвештә ярминкәләрдә формалаштырылган запастан сатылды, бу исә товарга кытлыкны киметергә мөмкинлек бирде», – дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Хәзер кибетләргә товарлар көн саен тоткарлыксыз китерелә, ә сәүдә предприятиеләре гадәти режимда эшли. «Кулланучылар базары өлкәсендә без зур ихтыяҗ булуны теркәдек, әмма барысы да гадәти режимга әйләнеп кайтты. Бүгенге көндә азык-төлек товарлары складлары тулы», – дип билгеләде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ