Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда Максим Горькийның «Легкий человек» хикәясе буенча эскиз күрсәтелде

«Горький+» сәнгать фестиваленең театраль лабораторияләре программасы кысаларында өч көн дәвамында Качалов театрында, ТЮЗда, «Угол» иҗат лабораториясендә, Горький һәм Шаляпин музейларында язучының төрл...

«Горький+» сәнгать фестиваленең театраль лабораторияләре программасы кысаларында өч көн дәвамында Качалов театрында, ТЮЗда, «Угол» иҗат лабораториясендә, Горький һәм Шаляпин музейларында язучының төрле әсәрләре буенча эскизлар тәкъдим ителде.
Максим Горькийның Казан чоры сурәтләнгән әсәрләренең берсе - «Легкий человек» хикәясе буенча Казан ТЮЗының баш режиссеры Радион Букаев эскиз ясаган.
Биредә төп рольне Казан театр училищесының III курс студенты Савелий Виноградов уйный. Автор ролендә – Татарстанның атказанган артисты Алексей Зильбер.
«Безнең хәзер Казан турында ике эскизыбыз була. Берсе бродилка форматында, берсе киләсе елга зур сәхнәдә спектакль булырга мөмкин. Казан белән бәйле шәхесләр буенча эшлибез», – дип сөйләде Радион Букаев.
Променад Актерлар йортыннан башланды. Тамашачы автор катнашында төп персонажның монологын тыңлап, Щапов, Гоголь, Горький урамнары аша үтте. Театраль эскиз Горький музеенда төгәлләнде.

Фәния Лотфуллина


 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ