Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда мәктәп һәм өч балалар бакчасы төзеләчәк

Казанда «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча ел ахырына кадәр 1,5 мең урынга исәпләнгән мәктәп һәм 710 балага исәпләнгән өч балалар бакчасы төзеләчәк. Бу хакта «Татар-информ»га&nb...

Казанда «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча ел ахырына кадәр 1,5 мең урынга исәпләнгән мәктәп һәм 710 балага исәпләнгән өч балалар бакчасы төзеләчәк. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Төзелеш министрлыгында хәбәр иттеләр.
«Ершов урамындагы «Арт-Сити» торак комплексында бассейнлы мәктәп, «Весна-2», «Салават күпере» һәм «Новые Горки» торак комплексларында балалар бакчалары тапшырылачак», — дип билгеләп үттеләр министрлыкта.
Шулай ук ел ахырына кадәр илкүләм проект буенча «Лето» торак комплексын өчен тышкы челтәрләр төзү тәмамланачак һәм «Светлая долина» торак комплексында өске су чистарту корылмаларына реконструкция ясалачак.
Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты тәкъдиме белән 2019 елдан башлап тормышка ашырыла. Дәүләт җитәкчесе бу эшләрнең максатларын 2020 елның 21 июлендә кабул ителгән 474нче санлы указында билгеләде, аны «май указы» дип тә атыйлар. Алар «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Экология», «Демография», «Фән», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите» кебек илнең стратегик үсешенең 12 юнәлешен үз эченә ала.
Чыганак: Татар-информ

Фото: pixabay

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ