Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда Белоруссия мәдәнияте көннәре була

2022 елның 17 августыннан 20 августына кадәр Казанда Белоруссия Республикасы Мәдәният көннәре узачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.Пәнҗешәмбе, 18 августта, В.И. Качалов исемендәге Казан академия...


2022 елның 17 августыннан 20 августына кадәр Казанда Белоруссия Республикасы Мәдәният көннәре узачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.




Пәнҗешәмбе, 18 августта, В.И. Качалов исемендәге Казан академия рус зур драма театрында гала-концерт була, шулай ук «Неглюбская текстильная традиция» күргәзмәсе ачыла. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шул ук көнне Татарстан Милли музееның А.М.Горький һәм Ф.И. Шаляпин музейларында «Песняры зямлі беларускай» күргәзмәсе булачак, аның экспозициясен Белоруссия халык шагыйрьләре Янка Купала һәм Якуб Коласның 140 еллыгына багышланган халыкара пленэрда катнашучылар төзегән эшләр тәшкил итәчәк. Күргәзмә 30 августка кадәр дәвам итә.
Шулай ук проект кысаларында Казанда «Синема 5» кинотеатрында («Республика» сәүдә-күңел ачу үзәге, Петербург ур., 9) белорус кинофильмнарының «Судьба диверсанта» (2021 ел) һәм «Подрыв» (2022 ел) фильмнары күрсәтелә.
Белоруссия Республикасы Мәдәният көннәре Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, Белоруссия Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә уздырыла. Чараларны Росконцерт оештыра.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ