Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда студентлар ярминкәсе

18 –19  февраль көннәрендә Казанда «ЭкоХаб» студентлар ярминкәсе үтәчәк. Әлеге чараның төп максаты: әйләнә-тирәдә мохитне саклау өлкәсендәге һөнәрләр һәм шәһәр югары уку йортларының экологик факу...

18 –19  февраль көннәрендә Казанда «ЭкоХаб» студентлар ярминкәсе үтәчәк.
Әлеге чараның төп максаты: әйләнә-тирәдә мохитне саклау өлкәсендәге һөнәрләр һәм шәһәр югары уку йортларының экологик факультетына укырга керү мөмкинлекләре белән таныштыру, кызыксындыру.
Ярминкәдә КДЭУ, КДАТУ, КФУ, КДМУ, КНИТУ, КХТИ һәм башка шәһәр вузлары вәкилләре катнашыр дип көтелә. Алар  - укырга керү шартлары һәм уку барышы хакында сүз алып барачаклар.
Шулай ук «ЭкоХаб»та экологлар куллана торган приборларга кагылышлы, төрле программалар, тәҗрибәләр буенча кызыклы мастер-класслар үтү дә күздә тотыла. Ярминкә иртәнге сәгать 9.00 дан 18.00 га кадәр Җиңү проспекты, 141 адресы буенча экология белән кызыксынучыларны көтеп кала.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

«

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ