2023 елның июнендә Казан Кремле территориясендә сукыр һәм начар күрүче балалар өчен музей лагере ачылачак. Алты көн дәвамында балалар музейларга һәм күргәзмә залларына, иҗади дәресләргә һәм мастер-классларга йөри алачак. Бу хакта «Казан Кремле» музей-тыюлыгы сайтында хәбәр ителә.
Хәзер лагерьга волонтёрлар җыялар. Волонтёрларга анкета тутырырга кирәк,
кызыксындырган сорауларны +7 (843)567-80-29 (e-mail: [email protected]) телефон номеры буенча бирергә мөмкин.