Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда татар теле укытучыларының Бөтенроссия съезды башланды

Казанда татар теле укытучыларының Бөтенроссия съезды башланды. Аның эшендә илебезнең 26 төбәгеннән 400 укытучы һәм җирле татар автономиясе вәкилләре катнаша. Өч көн дәвам итәчәк чараның беренче көненд...

Казанда татар теле укытучыларының Бөтенроссия съезды башланды. Аның эшендә илебезнең 26 төбәгеннән 400 укытучы һәм җирле татар автономиясе вәкилләре катнаша. Өч көн дәвам итәчәк чараның беренче көнендә ераклардан килгән укытучылар борынгы Казанның тарихи урыннарына сәяхәт кылдылар.

Кичә кичен алар режиссёр Нурания Җамали һәм язучы Равилә Шәйдуллинаның «Үксезләр» дигән әсәре буенча куелган нәфис фильмын карады. Кино башланыр алдыннан укытучылар иҗат төркеме - Н.Жамали, Р.Шәйдуллина һәм актёр Әлфинур Хисами белән очраштылар, күпсанлы сорауларга жавап алдылар. Фильмны караганнан соң автор үзенең кул тамгасын (автограф) куеп китапларын укытучыларга бүләк итте.


Бүген мөгаллимнәр Казан шәһәре мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында булды. Съезд программасында Казанның Ф.Аитова исемендәге 12 нче кызлар гимназиясендә, «Адымнар» мәктәбендә һәм 180 нче күппрофильле полилингваль гимназиясендә һ.б. мәктәпләрдә түгәрәк өстәлләр, фикер алышулар, төрле мастер-класслар да каралган.







Фәния Лотфуллина


Альберт Сабиров

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ