Казанда туган тел һәм әдәбият укытучылары мастер-класс бәйгесендә көч сынаша

«Бүгенге көндә хат язу методикасы онытылды. Туган тел укытучылары дәресләрдә хат язу методикасын яңартсын иде», — диде Минзәлия Закирова.

Казанның Вахитов районы татар телендә белем бирүче 27 нче гимназия базасында туган тел һәм әдәбият укытучыларының «Туган тел» Бөтенроссия мастер-классы бәйгесенең йомгаклау этабы башланды.

Биредә педагоглар һөнәри осталыкта ярыша: мастер-класслар үткәрә, педагогик проектларын тәкъдим итә һәм «түгәрәк өстәл» кысаларында туган телләрне өйрәнүгә кызыксыну тудыру, Россия халыкларының мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау мәсьәләләре буенча фикер алыша.

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.