Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда укытучылар Яңа ел алдыннан бер тапкыр бирелә торган түләүләр алачак

Казанда укытучылар Яңа ел алдыннан 50,9 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүләр алачак. Тиешле мәгълүмат шәһәрнең мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов күрсәтмәсеннән килә.«2021 елның дека...

Казанда укытучылар Яңа ел алдыннан 50,9 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүләр алачак. Тиешле мәгълүмат шәһәрнең мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов күрсәтмәсеннән килә.
«2021 елның декабре өчен бер тапкыр бирелә торган түләүне исәпләү, һәр физик затка эш вакытын исәпкә алу табельләре нигезендә, төп эш урыны һәм төп педагогик вазифа буенча гына, тарификация буенча билгеләнгән йөкләнешне исәпкә алып бирелә», — диелә документта.
Шулай ук бер тапкыр бирелә торган түләүләр Татарстан буенча бөтен укытучыларга күчереләчәк, әмма районнар буенча сумма төрлечә булачак, дип хәбәр ителә. Декабрь аена Казан укытучыларына гына 552,3 млн сум акча бүлеп бирелә.
Түләүләр административ персоналга — директорларга һәм мәктәп директорлары урынбасарларына кагылмаячак. Урынбасарлар бу мәсьәләгә борчылалар һәм хәзерге вакытта профсоюз әлеге мәсьәләне хәл итәргә тырыша

tatnews.tatar

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ