Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда яңа уку елында өч мәктәп ачарга җыеналар

Казанда бу елның 1 сентябрендә өч мәктәп ачарга ниятлиләр. Республика башкаласы мэры Илсур Метшин «Татарстан онлайн» программасының туры эфирында шундый планнар белән уртаклашты.Шәһәр башлыгы бил...


Казанда бу елның 1 сентябрендә өч мәктәп ачарга ниятлиләр. Республика башкаласы мэры Илсур Метшин «Татарстан онлайн» программасының туры эфирында шундый планнар белән уртаклашты.




Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, Казанда туучылар санының артуы күзәтелә һәм булган мәктәпләрдә урыннар җитми. Мәктәпләрнең якынча 16-20 процент өлешендә ике смена белән укырга туры килә.
«Бөтен Татарстан буенча иң күп урыннар Казан мәктәпләрендә җитми», – дип аңлатты ул. Бу проблеманы хәл итү өчен өч яңа мәктәп ачу күздә тотыла.
«Быел Чистай урамында урнашкан 1224 урынлы мәктәп төзелешен тәмамлыйбыз. Шулай ук «Ферма» районындагы Гәрәев урамында 1501 урынга мәктәп төзелә. Тагын Горки-2 микрорайонында
18 нче гимназиягә янкорма төзеләчәк. Чынлыкта янкорма – ул исем генә, ул чын мәктәп, тулы бер уку корпусы булачак. Шуңа күрә быел өч зур мәктәп тапшырыла», –  диде мэр.
Метшин сүзләренчә, Татарстан Россиядә мәктәпләр төзү буенча лидер булып тора (Мәскәү һәм Санкт-Петербургны санамыйча). Биш ел эчендә республикада 17 мәктәп һәм 54 балалар бакчасы төзеп тапшырдылар.

«Татар-информ» материаллары буенча

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ