Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда ЮНЕСКОның Халыкара балалар хореография академиясе ачылды

Казанда «Миринея» бию театры базасында ЮНЕСКОның Халыкара балалар хореография академиясе ачылды. Академия үз эшчәнлеген ЮНЕСКОның Биюләр буенча халыкара советының Мәскәү секциясе кысаларында башлап җи...

Казанда «Миринея» бию театры базасында ЮНЕСКОның Халыкара балалар хореография академиясе ачылды. Академия үз эшчәнлеген ЮНЕСКОның Биюләр буенча халыкара советының Мәскәү секциясе кысаларында башлап җибәрә.
Ачылу тантанасы Казанның Мәрҗани урамында урнашкан 12нче мәктәбендә узды.
Академиянең Казандагы рәсми вәкиле итеп «Миринея» бию театрының сәнгать җитәкчесе Ирина Позняк билгеләнде. Коллектив җитәкчесенә рәсми вәкиллек таныклыгын ЮНЕСКОның биюләр буенча халыкара советының Мәскәү вәкиллеге Вице-Президенты Елена Яковлева тапшырды.
«Без бергә зур уңышларга ирешәчәкбез. Безнең хореографларыбыз, укытучыларыбыз сезгә ярдәм итәчәк. Без биюдә генә түгел, хакимият органнары һәм матбугат белән хезмәттәшлек итәргә дә булышырбыз», — дип вәгъдә итте кунаклар.
«Уртак эшне башлап җибәрер алдыннан нинди мәсьәләләрне үзегез хәл итә алуыгызны һәм безнең яктан нинди ярдәм кирәк буласын билгеләрбез. Безнең бу өлкәдә тәҗрибәбез зур», — диде академиянең сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган артисты Кирилл Ермоленко.
Тумышы белән Казаннан булган, хореограф, режиссер Кирилл Ермоленко «Миринея» бию театрына йөргән балалар белән танышты, аларны чыгышларын карап, алга таба эш юнәлешен билгеләде.
«Миринея» бию театры Пушкин исемендәге мәдәни үзәк кысаларында эшли. Коллектив хореография академиясенә «Танцомания» халыкара конкурсындагы җиңүе аша чыккан. «Миринея» берничә мең коллектив арасыннан II дәрәҗәдәге лауреат исемен алган. Хәзер алар Санкт-Петербургта Борис Эйфманның Балалар бию театры сәхнәсендә чыгыш ясарга әзерләнә.
«Коллектив яшь әле. Ләкин мин бик зур амбицияле хореограф — коллектив өчен яңа эш формалары эзлим», — дип аңлатты ЮНЕСКО карамагындагы академия белән хезмәттәшлеген аның җитәкчесе Ирина Позняк «Татар-информ» хәбәрчеләренә.
 
«Россиядә беренче мондый академия Ижевскида ачылды. Казанда — икенчесе. Алга таба Якутскида, Пермьдә, Уральск һәм Мәскәү тирәсе шәһәрләрендә ачылачак. Без потенциале булган, үстерә алган коллективларны сайлыйбыз», — диде Елена Яковлева.
Академия җитәкчелеге башта коллективны өйрәнә, аннары коллективның эш рәвешен җимермичә генә онлайн дәресләр бирә башлый. «Безнең эшебез нигездә — остазлык», — ди оештыручылар.
Ел саен барлык академияләр Мәскәүгә җыелып отчет концерты бирәчәк. Коллективлар ел дәвамында эшләгән эшләрен визитка буларак тәкъдим итә. Ә икенче отчет концерты Парижда — ЮНЕСКО сәхнәсендә яки урам бәйрәме форматында булыр дип планлаштырыла. 
(tatar-inform)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ