Мамадыш кызы Казаннан зур җиңү белән кайтты

Казандагы Ф.Г.Аитова исемендәге татар кызлар гимназиясе базасында мәктәп укучылары һәм студентлар өчен “Гаилә тарихы аша – ил тарихына” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция булып узды. Аны Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән КФУның халыкара багланышлар институты оештырды. Конференция үзалдына укучыларга үз гаиләләренең тарихын өйрәнү аша Туган ил тарихын өйрәнү күнекмәләре бирү максатын күздә тотты. Чыннан да, һәрбер кеше өчен гаилә – тормышта иң кадерлесе ул. Һәрбер гаиләне илебез тарихының бер өлеше дип саныйм.

Гаилә, нәсел киләчәгең, дәвамчың… Әлеге сүзләр безгә бик кечкенә вакыттан, балачактан таныш. Гомер дәвамында кешеләр күренми торган җепләр, туганлык белән бәйле. Ә безне бер-беребез белән нәрсә берләштерүе хакында уйланып караганыбыз бармы икән? Мөгаен, юктыр. Әйе, «Илен белмәгән – игелексез, халкын белмәгән – холыксыз, нәселен белмәгән – нәсәпсез», –дип, юкка гына әйтмәгән халкыбыз. Кеше туган иленең, туган төбәгенең, туган йортының үткәнен, үз халкының, гаиләләренен чыгышын белергә тиеш.Туган як, туган җир, туганнар, туганлык – боларның барысы да бер тамырдан алынган сүзләр, алар – адәм баласы көч ала торган, әйләнә-тирә белән таныша башлаган чыганак. Һәр гаиләнең үз тарихы бар, һәркайсы кабатланмас. Бары тик туган як, гаилә, урам, авыл, мәктәп, халкың тарихларын белсәң генә, Бөтендөнья һәм Ватан тарихын тиешле дәрәҗәдә үзләштерергә мөмкинсең.

Конференциянең ачылу тантанасында чыгыш ясаган мәртәбәле кунаклар катнашучыларга шул турыда сөйләде.

Безнең мәктәптән катнашкан Миләүшә Нәгыймова, “Пётр I Казан краеның тарихи хәтерендә” дип исемләнгән секциядә чыгыш ясап, Пётр патшаның безнең авыл белән бәйле гамәлләрен бәян итте.

Безнең Урта Кирмән авылынан Югары Яке авылына барышлый урман аша чыгарга кирәк. Урманның нәкъ уртасына җиткәч, юлыбыз урман аша узучы киң юл белән кисешә. Лашман юлы ул. XVIII гасыр башында Пётр I Указы белән Казанда елга суднолары төзү эше башлангач, имән агачлары кирәк була башлый. Казанның Бишбалта бистәсенә имәнне төрле җирләрдән китергәннәр, шул исәптән безнең төбәктән дә. Воронеж төбәге корабль өчен яраклы агачларга ярлылангач, Урта Идел буе төп агач әзерләү мәйданына әверелә. Имән кисү эшен һәм аны Кама елгасы буена китерүне крестьяннарга йөкләгәннәр. Урман кисү кебек әлеге авыр эшне башкаручылар лашманнар дип аталган. Октябрь-ноябрь айларында агачларны аударып, ботакларыннан арындыралар, ә декабрь-гыйнвар айларында алар атлар белән бозлы юлдан елга ярына әлеге агачларны ташыганнар. Иң нык-таза, гасырлык имәннәрне, каеннарны аударырга кирәк була. Кисү өчен хәтта пычкылар да булмый, бөтен эш балта белән башкарыла. Эш барышында атлар, кешеләр үлгән. Исән калганнары да бу авыр эштән нык хәлсезләнгәннәр. Төнне агач ботакларыннан әвәләп корылган шалашларда үткәргәннәр. Чана эзен су белән махсус катырып торганнар. Ә яз көне сал ясап, агачларны Кама аша Иделгә чыгарып, аннан Казанга озатканнар. Хезмәтләренә карата бик аз күләмдә булган түләү дә кулларына эләкмәгән, аны дәүләт файдасына түләнергә тиешле йөкләмә исәбеннән казнага күчергәннәр. Безнең урман аша үтүче Лашман юлы Камага илтүче иң кыска, иң туры юл булган икән. Бер чокыр аша да үтми торган җирне сайлап алганнар. Лашманнар хезмәтенең авыр хатирәсе булып юллары гына калган…

Әлеге теманы сайлавывыбыз да очраклы түгел иде. Чөнки Пётр патшаның 1722 елда Казанга килүенә быел – 300, ә үзенең тууына 250 ел тула.

Укучым Миләүшәнең конференциядәге әлеге чыгышын югарыда телгә алынган институт галимнәре Рим Камил улы Әгъләмҗанов, Айрат Халит улы Төхвәтуллин составындагы мәртәбәле жюри югары бәяләп, эше II урынга лаек дип табылды. Монысы гади бер авыл мәктәбе укучысының республика күләмендәге конференциядә саф татар телендә чыгыш ясап яулаган зур җиңүе инде бу!

Ринат ХӘЙРУЛЛИН,
Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең югары квалификация категорияле тарих укытучысы, Р.Фәхреддин исемендәге республика премиясе лауреаты

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.