Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанның 175 нче гимназиясе директорын ваемсызлыкта гаеплиләр

Казанның 175 нче гимназиясе директоры Әминә Вәлиевага гаепләү белдерелгән. Аның адвокаты Руслан Нагиев социаль челтәрләрдәге аккаунтында шул турыда хәбәр итте. Әминә Вәлиевага карата «Саксызлык аркасы...


Казанның 175 нче гимназиясе директоры Әминә Вәлиевага гаепләү белдерелгән. Аның адвокаты Руслан Нагиев социаль челтәрләрдәге аккаунтында шул турыда хәбәр итте. Әминә Вәлиевага карата «Саксызлык аркасында ике яки аннан да күбрәк кешенең үлеменә китергән ваемсызлык» маддәсе буенча гаепләү белдерелә. Әлеге маддә нигезендә максималь җәза – җиде елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.




Фаҗига узган елның 11 маенда Казан гимназиясендә булды. Илназ Галәвиев мәктәпкә утлы корал белән бәреп керде һәм ут ачты. Тугыз кеше һәлак булды, аларның җидесе – балалар. Тагын 24 кеше яраланды. Хәзерге вакытта Галәвиев СИЗОда, аны үз акылында түгел дип таныдылар. Әлеге җинаять эше буенча зыян күрүчеләр саны 600 гә җитте.

«Татар-информ» материаллары буенча


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ