Логотип Магариф уку
Цитата:

Физкультурачылар бәйрәм итә

«Татмедиа»ның брифинглар залында журналистлар спорт министры урынбасары Илдар Садриев җитәкчелегендәге бер төркем спорт оешмалары җитәкчеләре белән очрашты. Спорт делегациясе, алдагы шимбәдә Россиядә...

«Татмедиа»ның брифинглар залында журналистлар спорт министры урынбасары Илдар Садриев җитәкчелегендәге бер төркем спорт оешмалары җитәкчеләре белән очрашты. Спорт делегациясе, алдагы шимбәдә Россиядә Физкультурачылар көне билгеләнеп үтү уңаеннан, каләм әһелләренә 12–13 августта башкалабыз Казанда уздырылачак зур чаралар турында сөйләде. Аерым алганда, Казан шәһәренең Физкультура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов әйтүенчә, Физкультурачылар көнен бәйрәм итәргә “Казаныш” икенче спорт-гамәли конференциясе старт бирә. Ул 12 августта Идел буе дәүләт физик культура , спорт һәм туризм университеты диварлары эчендә үткәрелә. Аның әңгәмәгә салырлык төп темалары булып спорт учреждениеләре эшчәнлегенең камилләшү өлкәсендәге мәсьәләләр, шулай ук Казан шәһәренең Физкультура һәм спорт комитеты, Татарстан Спорт министрлыгы һәм Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм университетының уртак проектлары кысаларында фәнни һәм гамәли бердәмлекне ныгыту тора.
Конференция кысаларында 350 делегат составында Россия һәм Татарстан Спорт министрлыклары, федерациянең спорт төрләре җитәкчеләре катнашында пленар утырыш уздыру планлаштырылган. Спорт учреждениеләренә файдалы менеджментлык нигезләрен кертү буенча төрле секцияләрдә эшләү, балаларны, шул исәптән сәламәтлекләре чикләнгән балаларны гармонияле үстерү буенча спорт һәм мәгариф тармагындагы уртак эшләрне оештыру чараның дәвамы булып тора.
Шулай ук конференция барышында, 2021–2022 елдагы күнекмәләр ясау чоры нәтиҗәләре буенча, Казанның спорт мәктәпләре хезмәткәрләрен һәм иң яхшы спортчыларын бүләкләү көтә.
Көннең икенче яртысында “Урам” паркында фотокүргәзмә ачылу тантанасы көтелә.
Миллениум” күпере янында зур бәйрәм
13 августта, Физкультурачылар көнендә, шәһәрнең берьюлы берничә иң эре спорт мәйданчыкларында: “Урам” экстрим-паркында, Пляжлы спорт төрләре үзәгендә һәм “Хезмәт резервлары” стадионында зур спорт программасы оештырыла.
Физкультурачылар көне ачылуга, иртәнге 6 сәгать 30 минутта 13 яшьтән 17 яшькә кадәрге кызлар һәм малайлар арасында триатлон буенча Бөтенроссия ярышлары башланып китә. Алар артыннан ук трассага күрмәүчеләр арасында триатлон буенча Россия чемпионатында катнашучылар чыга. Ярышларны уздыру өчен,  “Миллениум” күпере буенча Яңа Савин районы ягына таба юл хәрәкәте көндезге 11 гә кадәр туктатылып тора.
Урам” паркы бәйрәмнең үзәк мәйданына әйләнә. Биредә карате, фехтование, тэквондо, бокс һәм дзюдо, футбол, регби һәм спортның башка төрләре буенча күрсәтмә ярышлар көтелә. Әлеге чараларда Казаныбызның һөнәри клубларында чыгыш ясаучы ватаныбыз спортының йолдызлары да катнашыр дип көтелә.
Урам” паркының уен мәйданнарында өчкә- өч уенчы катнашында “Җирән туп” баскетболы буенча Бөтенроссия урам баскетболы турнирының хәлиткеч уеннары башланып китә. Россия баскетболы федерациясе президенты, Россиянең атказанган спорт остасы, дөнья баскетболы йолдызы Андрей Кириленко аның мактаулы кунагы булыр дип көтелә.
Бәйрәмнең иң кызган чагында, “Җирән туп” турниры кысаларында “Урал –Идел буе лигасы (УПЛ) финалы уза. Анда Россия чемпионаты дәрәҗәсендәге командалар катнаша һәм 120 мең сум торган призлы фонд уйнатыла. Матчны танылган Роман Скворцов алып баруы көтелә.
Татарстанның иң көчле боксчылары катнашында махсус рингта Казан шәһәренең Ачык Кубогын уздыру  ярышларның иң кызган чагы булып торачак. Очрашуларда бокс буенча Россия җыелма командасына кергән спортчылар катнаша.
Программада шулай ук Казанның күренекле спортчыларын, иң яхшы тренерларын һәм методистларын бүләкләү, Татарстанның Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева җитәкләгән физик зарядка, хәйрия йөгереше, “Хезмәткә һәм оборонага әзер бул!" уеннары, шәһәрнең спорт мәктәпләрен һәм муниципаль спорт объектларын презентацияләү дә планлаштырылган.
Урам” паркы янындагы Казансу өстендә дә парус спорты буенча Казан чемпионаты һәм беренчелегенә ярышлар узуы көтелә. Шулай ук Горький паркында һәр командадан бишәр уенчы катнашуында мини-футбол ярышлары үтәсе. Ә “Хезмәт резервлары” стадионында үсмерләр һәм ветераннар арасында Казан кубогына финал уеннары узачак.

Йорт янындагы спортчылар спартакиадасы


Казанда 15 июньнән 11 сентябрьгә кадәр торак комплексларында яшәүчеләр арасында “Иң булган спортчы торак комплексы” дигән спартакиада баруы барлык спорт яратучыларга мәгълүмдер. Спартакиаданы Казанның Физкультура һәм спорт комитеты ярдәмендә “Йорт янындагы спорт” социаль-спорт проекты кысаларында “Актив кешеләр территориясе” коммерцияле булмаган автоном оешма (АНО) уздыра. Ярышларда Казандагы өч район составына кергән 14 торак комплексының өлкән яшьтәге халкы катнаша. Спартакиада моңа кадәр ике тапкыр үткәрелгән һәм анда “Якты үзән” торак комплексы җиңеп чыккан.
Ярышта катнашу өчен башта сайтта теркәлергә, аннары “Йорт янындагы спорт” социаль челтәр проектының берсенә язарга кирәк. Шулай ук торак комплексы вәкиленә (команда капитаны) заявка да бирергә мөмкин. Һәр торак комплексының 4 командасы Физкультурачылар көнендә “Урам” паркында узачак “ГТО уеннары”на тәкъдим ителәчәк.
Барлык теләүчеләрне катнашырга чакырабыз!

 Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ