Кемнәрдә генә юктыр ул хата…

Үсмер чакларны гомернең иң авыр вакыты, диләр.  Чынлап та, шулкадәр кыен мыни соң ул үсмер чаклар? Бу сорау беркайчан да үзенең әһәмиятен югалтканы юк. Өлкән яшькә җиткән һәркем кайчандыр үзендә әлеге катлаулы үсмерлек еллар авырлыгы һәм күркәмлеген тоймый калмагандыр. Һәркем үз гәүдәсендәге үзгәрешләр белән бәйләнгән ярсу минутларны искәргәндер.  Шуңа күрә мин үсмерләр уза торган кыска гына арадагы юлны  акылга сыймаслык кызык, шул ук вакытта тайгак дип исәплим, чөнки ул һәр үсмерне тормыш авырлыгы белән күзгә-күз очраштыра торган шатлыклы          һәм хәвефле борылмалар белән шыплап тулган.  Шуңа күрә дә, өлкәнәя бару  еллары, кагыйдә буларак, һәрвакыт кискенлеге, ә кайвакыт хәтта авырлыгы белән истә кала. Чөнки бу чор адәм баласы шәхес булып формалашкан елларга керә.

Шул ук вакытта үсмерлек  бик күп уңай яклары белән дә аерылып тора: баланың мөстәкыйльлеге арта бара;  аның башка балалар һәм өлкәннәр белән мөнәсәбәте күпкырлы һәм эчтәлеклерәк үрелә;  эшчәнлек тирәлеге  һаман да киңәя һәм тамырдан үзгәрә. Ул үз-үзенә, башкаларга карата җаваплырак карый.

Еш кына балалар үзләрендә нинди үзгәрешләр барганын аңламау гына түгел, кемнән ярдәм көтәргә кирәклеген дә белмиләр. Шушы хәләттә калулары аларныкайчак аяныч адымнар ясауга этәрә дә инде.

Аз гына тупланган тәҗрибәмнән чыгып (мәктәптә әле ике еллап кына эшлим), минем яныма киңәш сорап килгән үсмерләргә  фатиха бирүче һәм сүзләренә колак салучы якты күңелле өлкән кеше кирәк булганлыгын гына әйтә алам. Әмма минем ишегемне яки башка өлкән затларның күңел ишеген шаку өчен, аларга минем яки бүтәннәрнең ышанычын акларга да кирәк булгандыр. Шулай итеп, туганнары яки дуслары ягыннан  яклау тапмыйча, аларга психолог кабинеты бусагасын атлап керү бик кыен. Чөнки арабыздан берәү барыбер: “Аны  психологка күренергә нәрсә мәҗбүр иткән, аның башы кузгалган мәллә,” – диячәк. Шуңа күрә, балалар күңеленә юлны мәктәптә уздырылган чаралардан эзләргә кирәк. Миңа менә шушы алым ярдәм итте дә. Балалар арасында абруй яулау авыр, чөнки баштарак аларның күзенә   укучыларның күңелен аңламаучы, алар дөньясындагы һәр яңалыкка нотация укырга әзер торган чираттагы “акыл иясе” булып күренүемне белдем. Шуңа күрә, сабыйлар күңелен яулау өчен, мин иң башта алар белән  балалар иртәсе  оештыра башладым.

Балаларга беркайчанда бертуктаусыз нәрсә эшләргә кирәген тукып торырга ярамый, аларга проблеманы чишү юлларын үзләренә эзләргә мөмкинлек бирергә кирәк.  Менә шул чагында ул бу эшнең алга китүендә үзенең дә катнашы булуын тоячак. Коллективта  үзенең тавыш бирү хокукы барлыгын аңлаячак. Ә хаталарга килгәндә, кемнәрдә юк ул хата?  Шуңа күрә аны күрсәтергә һәм  дөрес якка юнәлтергә   өлкәннәр кирәк. Менә шунда сабыйлар иртәсе бәйрәмендә  катнашучы балалар үзләренең янында кайнашкан психологның да үз акылында булуын сизми калмаслар һәм минем ишегемне курыкмый шакый башларлар.

 

                                            Татьяна Миңнуллина,
Казан шәһәрендәге 177 нче лицейның башлангыч сыйныф укытучысы
Фото pixabay.com сайтыннан

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.