Логотип Магариф уку
Цитата:

Кемнәр аңлар хәлемне?

«Бала-чага» гыйбарәсе барыбызга да таныш. «Баланың баллы чагы да бар, вакыты җиткәч, чагып алырга да мөмкин», – дияләр иде өлкәннәр без үскәндә. Ни-нәрсәне күз алдында тотканнардыр, анысын әйтә алмыйм...

«Бала-чага» гыйбарәсе барыбызга да таныш. «Баланың баллы чагы да бар, вакыты җиткәч, чагып алырга да мөмкин», – дияләр иде өлкәннәр без үскәндә. Ни-нәрсәне күз алдында тотканнардыр, анысын әйтә алмыйм. Әмма, үзем әни булып җитешкәч кенә, тәрбия эшенең никадәр җаваплылык сорый торган һөнәр булуына инандым.


«Оясында ни күрсә, очканында шул булыр», диләр. Монысында һич тә шигем юк. Ләкин бит замана баласына оядан тыш тәэсир иткән нәрсәләр дә күп. Телевизор кабызсаң, сүзнең ни турында баруын сабый түгел, кайчак олылар да аңлап бетерми, минемчә. Без үскәндә бик популяр булган «Ну, погоди» кебек мультфильмнарны бүре авызындагы тәмәкегә сылтап, тыя башладылар. Ә бит безгә аның төтене түгел, нәни генә куянның серия саен, нинди хәлгә генә тарыса да, олы бүрене төп башына утыртып торуы кызыклы иде. Хәзер исә балалар өчен төшерелгән фильмнарның сюжеты боевик я сабын куыгыннан алынган диярсең: я курчаклар кием сайлый, тырнак буйый, свиданиегә ашыга, көннәрен чәй эчеп үткәрә; я тегеләй торып әрләшергә-сугышырга тотына.


Бала тәрбияләү каршылык-борчуларсыз гына булмый инде. Балалар тыңламый, көйсезләнә, киреләнә. Бу очракта ярдәм сорап белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәкме? Әлеге сорауны инде менә ничә ел дәвамында «Гаилә һәм мәктәп» журналы белән хезмәттәшлек итүче психология фәннәре кандидаты Люция Закирҗановага юлладым.


–  Белгеч һәм аның ярдәменең әһәмиятен дөрес аңламаган әти-әниләр һәм балалар күп очракта психиологка ышаныч белән карамый, хәтта аның янына барырга кыенсына.


Шуңа күрә башта психолог белән очрашу турында еш туган сорауларга җавап биреп узыйк.



  1. Очрашуда сөйләнгән хәлләр турында өченче затлар белмәсме?


– Консультациядә фикер алышу турында мәгълүмат сезнең теләктән башка бүтән кешегә ачыла алмый, кофиденциаль була.



  1. Психиатр, психотерапевт һәм психолог арасындагы аерма нидә күзәтелә?


– Психиатр – югары медицина белеме булган кеше, табиб, ул психик авыруларны диагностикалау һәм дәвалау методикаларына ия. Әлеге белгеч чирнең физиологик сәбәпләрен ачыклап, аны дарулар ярдәмендә дәвалый. Бу очракта психологик киңәшләр икенче планга күчә.


Психотерапевт – махсус психотерапевт квалификациясенә ия булган медицина белгече. Ул клиентның проблемасын тышкы якта күренгән билгелре аша өйрәнә. Рухи якка бәйле рәвештә килеп чыккан тән авыруларын өйрәнә һәм дәвалый. Кирәк очракта, дарулар да кулланырга мөмкин.


Психолог – югары психологик белеме булган белгеч. Ул сүз, идея, килеп чыккан хәлгә анализ бирү ярдәмендә дәвалый. Безнең эштә төрле юнәлешләр бар – арт-терапия, психодрама, системалы гаилә терапиясе һ.б. Биредә кешене тыңлау һәм аерым сораулар аша аны алга – шәхси үсеш юлына бастыру мөһим. Психолог кеше ккүңелендәге кыйммәтләр турында фикер алышмый, аларны үзгәртергә маташмый. Ул бары тик килгән кешенең хәзерге вакыттагы хис-кичерешләрен аңларга тырыша.



  1. Консультация күпмегә сузыла?


– Уртача 45-60 минут.



  1. Психологка нинди мәсьәләләр буенча килергә мөмкин?


– Балалар өчен:


– яшьтәшләрең, икенче җенес вәкилләре белән аралашуда килеп туган кыенлыклар туганда;


– әти-әни белән уртак сүз тапмаганда;


– ялгызлык хисе биләп алса;


– депрессия, кәеф төшкәндә, бер эшкә дә кул бармаганда;


– имтиханга әзерлек барышында, имтихан алдыннан һ.б.


Өлкәннәр өчен:


– бала тәрбияләгәндә кыенлыклар килеп туса;


– балалар мәшәкате;


– гаиләдә үзара аңлашу бетсә;


– эштә авырлыклар барлыкка килсә;


– рухи яктан төшенкелеккә бирелсәң.


Әлбәттә, һәр кеше белгеч янына барырга вакыт я җай таба алмаска мөмкин. Андый очракта «Гаилә һәм мәктәп» журналы редакциясе ярдәмгә килә! Почта аша я gaila-mektep@mail.ruадресы буенча үзегезне борчыган сорауларны безгә юлласагыз, киләсе саннарда журнал битләрендә җавап табарсыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ