Логотип Магариф уку
Цитата:

Кеше скелеты. Үзәк скелет  

ВӘЛИЕВА С.                          Кеше скелеты. Үзәк скелет                            текстСиринә ВӘЛИЕВА Кукмара районы Мәчкәрә  урта мәктәбенеңюгары квалификация категориялебиология укытучысы  &n...

ВӘЛИЕВА С.                          Кеше скелеты. Үзәк скелет                            текст
Сиринә ВӘЛИЕВА
Кукмара районы Мәчкәрә  урта мәктәбенең
югары квалификация категорияле
биология укытучысы
 
 
 
 Максат: укучыларны кеше скелетының үзәк бүлекләре булган: баш сөяге, гәүдә скелетының төзелеш үзенчәлекләре, функцияләре белән таныштыру.
Бурычлар:
–  скелет бүлекләренең төзелеше һәм функцияләрен өйрәнү;
– укучыларның акыл эшчәнлеге алымнарын яхшырту, иҗади фикерләү сәләтен үстерү, биология предметына карата кызыксыну тәрбияләү, рефлексия алымнарын дөрес куллануны формалаштыру, хәтер һәм игътибарлылыкны арттыру;
– укучыларда коммуникатив аралашу мөмкинлекләрен тәрбияләү, сәламәтлеккә сакчыл караш формалаштыру, коллективта эшләү күнекмәләре булдыру
Дәрес тибы: катнаш (комбинатив) дәрес.
Дәрес формасы: индивидуаль, парлы, төркемнәрдә эшләү.
Дәрес методлары: өлешчә-эзләнүле, курсәтмәле-аңлатмалы, сөйләм.
Технологияләр:      – тәнкыйди фикерләү
– проблемалы укыту технологиясе;
– информацион коммуникатив
Предметара бәйләнешләр: химия, анатомия, физиология, медицина.
Җиһазлар: проектор презентация, дәреслек, эш дәфтәре, эш битләре, скелет моделе, баш сөяге моделе, таблица, үзбәя картасы.
 
Дәрес барышы
I.Чакыру этабы
Укучыларны сәламләү. Укучыларның дәрес башыннан ук эмоциональ халәтен һәм интеллектуаль кызыксынуын уятып, аларның эшчәнлеген контрольгә алу. (Укытучыны сәламләү. Дәрес материалын кабул итүгә әзерләнү).
Укучыларның игътибарын слайдка юнәлтеп сорау бирә:

  • Бу рәсемнәрне нәрсә берләштерә? (1нче слайд)


 
«Хәрәкәт ул  – яшәү, тормыш!» дигән Вольтер (2  нче слайд )
– Гәүдәнең хәрәкәтләнүе нинди органнар системасы эшчәнлегенә бәйле соң? (Хәрәкәт, хәрәкәтләнү төрләре, тизлек, тере организмнарның уртак билгеләре.)

  • Бүгенге дәрестә сезгә сәяхәт итәргә тәкъдим итәм, сез каршы килмәссез дип уйлыйм.


– Узган дәрестә «Терәк-хәрәкәт системасының әһәмияте, аның составы. Сөякләрнең төзелеше» дигән теманы карадык. Сәяхәткә кузгалганчы, узган тема буенча биремнәр эшләп алырга тәкъдим итәм.( 3 – 4 нче слайд )
Эш битләрендә индивидуаль эш. Схеманың буш урыннарына терәк-хәрәкәт аппаратына хас төп функцияләрне языгыз. (эш беткәч партадашыгыз белән алмашып, дөреслеген тикшерергә.)
 
Укучыларның җавабы
Терәк-хәрәкәт аппараты органнар системасы.
 
 






Терәк-хәрәкәт системасы функциясе







саклагыч







хәрәкәт

 
 
 
 
                                                                                   






Тән формасын билгели







терәк

 
 
 
 
 
 
– Булдырдыгыз! Хәзер алдагы биремгә күчик. Эш битләрендә партадашыгыз белән парлап эләргә тәкъдим итәм.(5 нче слайд )
 2 нче эш бите Парлап эшләү. Сөякнең өч тибының һәрберсенә туры килүче характеристиканы сайлап алыгыз. Таблицаның туры килүче өлешләрен уклар белән тоташтырыгыз.
 Укучылар җавабы
 















Копшә сөяк (трубчатый)Саклагыч функцияне үтәүче тыгыз матдәнең ике параллель пластинкасыннан һәм алар арасында әвернәсыман кисешкән пластинкалардан торучы сөяк (ми тартмасын барлыкка китерүче сөякләр).
Көпшәк сөяк (губчатый)Ике башы да калынайган цилиндр формасындагы рычаг булып хезмәт итүче сөяк тибы  (кулбаш, беләк, бот сөякләре).
 
Яссы сөяк (плоский)
Өслегендә тыгыз матдә катлавы юка, астында кызыл җелек белән тулган матдәдән торучы, нигездә, терәк функциясен үтәүче сөякләр (умыртканың төп сөяге, күкрәк сөяге,чук һәм табанныңвак сөякләре).
 

 
– Сөякләрнең төп типларын искә төшердек,  сөякләрнең химик төзелешләре турында ниләр әйтә аласыз?
Укучылар җавабы
– Сөяк ике төп өлештән: органик һәм неорганик матдәләр (эластиклык, ныклык).
– Сөякнең микроскопик төзелеше нидән гыйбарәт?
Укучылар җавабы
–Сөякнең төп өлешләре:

  • сөяк өслеге;

  • компактлы матдә;

  • җелек куышлыгы.


– Афәрин, укучылар!

  • Хәзер инде белем корабына утырып, сәяхәтебезгә кузгалыйк. Без, пристаньнарда туктап, биремнәр үтәп, азык запасы туплап, үзебез сайлаган курс буенча алга барачакбыз. Ләкин иң беренче эш итеп безгә сәяхәтнең темасын, максатларын билгелик.


– «Терәк-хәрәкәт» дигәндә,  сезнең күз алдына нәрсә килеп баса?
      Укучылар җавабы.
– Терәк-хәрәкәт:

  • сөяк;

  • мускул;

  • кимерчәк;

  • сеңер


– Әйе,  «сөяк»,«кимерчәк, сеңер»не  бер сүз белән генә аңлатып карагыз әле?
– Скелет.
– Бик дөрес, димәк,  безнең бүгенге сәяхәтебезнең темасы: «Кеше скелеты. Үзәк скелет».
(6 нчы слайд )
– Ниндиерәк максатлар  куярсыз икән?
  Укучылар җавабы
– «скелет» төшенчәсенә билгеләмә бирү;
– кеше скелеты төзелешен ачыклау;

  • функцияләрен билгеләү


(Теманы дәфтәрләргә язалар)
– Димәк, без, «Терәк-хәрәкәт системасы» дип аталган океан буйлап «Скелет» корабына утырып сәяхәтне башларбыз.
 

  1. Яңа мәгълүматны аңлау, төшенү этабы


(6 нчы слайд )
– «Скеле» төшенчәсенә нинди  билгеләмә биреп булыр иде? (Мисаллар китерәләр. Дәфтәргә билгеләмә язалар)

  • Скелетның төп бүлекләрен алдагы слайдтан карап китик. (Слайд буенча эшләү.)


(7 нче слайд ) Схема өстендә эш.
–  Дәреслекнең 50 нче битендәге 20 нче рәсемне кулланып, эш дәфтәрегездәге 46 нчы  биремне эшләргә кирәк. Скелет моделеннан файдаланып, кеше скелеты өлешләрен күрсәтергә кирәк булачак. (Скелет моделеннән файдаланып кеше скелеты өлешләрен күрсәтәләр.)
– Сизәсезме, көчле җил күтәрелә?
Ял минуты «Җил белән көрәш».
(8 нче слайд) Төркемнәрдә дәреслек материалы кулланып мөстәкыйль эш.
Таблица тутыралар, башка командалар чыгышын таблицага туплап баралар.
3 нче эш бите  Төркемнәрдә таблица тутыру.
 






































 
Гәүдә бүлеге
 
Скелет бүлеге
 
Скелет сөякләре
 
Сөяк тибы
 
Скелет үзенчәлеге
1 БашБаш сөягенең бит бүлеге
 
 
Парлы:өске казналык, яңак, борын,
күз чокыры.
Парсыз:аскы казналык,
челтәрсыман сөяк
 
Яссы (киң.)
 
Сөйләмгә яраклашу нәтиҗәсендә ияк асты чыгынтысы үсеше
 Баш сөягенең ми тартмасы өлешеПарлы: баш түбәсесөяге,
чигә сөяге.
Парсыз:маңгай, баш арты сөяге, чөйсыман сөяк.
 Яссы(киң.) 
Ми тартмасы өлеше бит өлешеннән зуррак
2.ГәүдәУмырткалык
 
 
 
Дүрт бөгелеш:
– муен
(7 умыртка);
– күкрәк
(12 умыртка);
– бил
(5 умыртка);
– сигезкүз
(5 умыртка);
–         койрык өлеше
–          (4 – 5 умыртка.)
 
Кыска көпшәк.
S-сыман бөгелеш:лордоз (муен, бил),
Кифоз (күкрәк, койрык).
Аскы бүлек умырткаларының төп сөяге киңәеп китә.
 
 
 
 
 
Күкрәк читлеге
12 көкрәк умырткасы,
12 пар кабырга, күкрәк сөягеннән тора.
Кыска һәм озын көпшәк.Күкрәк читлеге алдан артка таба кысылган, күкрәк сөяге киң

 
– Афәрин, сез беренче сынауларны яхшы үттегез,  хәзер сезгә 4 төркемгә бүленеп,  дүрт утрауны өйрәнергә тәкъдим итәм. Сезгә һәр утрау буенча мәгълүмат туплап, таблица тутырырга кирәк булачак, шлюпка капитаннарына  башка командалар белән җыелган материалны бүлешергә кирәк булыр.
 
 – Алга таба 22 нче рәсемне өйрәнегез һәм рәсемдә умыртка төзелешен күрсәтегез? (9 нчы слайд)
  Укучылар җавабы  (Дәреслектәге 22 нче рәсем буенча эшләү)
– Умыртканың төп өлешләре:                                       
– арт үсенте;
–төп сөяге;
– җәя;
–ян үсентеләр. 
III. Рефлексия этабы.
– Бүгенге сәяхәт  – дәрестә өйрәнгәннәрне ныгыту өчен кечкенә генә тестны  башкарырга тәкъдим итәм.  (1О нчы слайд )
(Тест эшләп, үзбәя бирү)
1.Скелетның төп булекләре:
а.баш сөяге
б.гәүдә скелеты
в.очлыклар скелеты
г.барлык җавапларда дөрес.
2.Умыртка баганасы бөгелешенә керми
а.муен
б.күкрәк
в.бил
г.койрык
3.Сөяк тукымасы дип:
а.эпителиаль тукыма
б.нерв тукымасы
в.тоташтыргыч тукыма
г. мускул тукымасы
4.Умыртка сөягенең бер өлеше:
а. Җәя
б. чигә
в. кулбаш
г. ян сөяк
Үзбәя критерийлары:     «5» – бер хата да юк;
«4» –  бер хата;
«3» –  ике хата;
«2» – өч хата;
Укучылар белән әңгәмә:
– Бүгенге дәрестә сез нәрсәләр белдегез соң?
– Нәрсәләргә өйрәндегез?
– Дәрестә биремнәр эшләгәндә нинди авырлыклар туды?
 Укучылар җавабы
Дәрескә нәтиҗә ясау.
– Укучылар, бүген без сезнең белән терәк-хәрәкәт системасы «океан»ның үзенчәлеген,төзелешен, функцияләрен  карап киттек, төрле биремнәр эшләдегез, икенче дәрескә дә без скелет темасын дәвам итеп өстәмә скелет үзенчәлекләрен карарбыз.(Киләсе дәрес белән кызыксындыру, чакыру)

  • Афәрин. Хәзер (11 нче слай) үзбәя карталарына да үзегезнең бүгенге дәрестәге эшчәнлегегезгә бәя бирегез.


 
«5» – дәрестә бирелгән биремнәрнең барысын да дөрес үтәдем,
«4» – барлык биремнәрне дә үтәдем, ләкин кайбер ялгышлыклар булды,
«3» – еш ялгыштым, биремнәрнең яртысын гына эшләдем,
«2» – бер биремне дә дөрес эшләмәдем
 
Үзбәя картасы белән эшләү
Өйгә эш: 11 нче параграфны укырга. Эш дәфтәрләрендә биремнәр эшләү.«Умыртка баганасы авырулары. Аларны кисәтү» темасына чыгыш әзерләп килергә.
 
 
 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ