Логотип Магариф уку
Цитата:

КФУ белгече Казанда ноябрь аена һава торышын фаразлады

Ноябрь аенда Казанда һава торышы нормадан югары булачак. Күпьеллык күзәтүләрдән күренгәнчә, уртача алганда кар катламы 17-20 ноябрьдә ята. КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты метеороло...

Ноябрь аенда Казанда һава торышы нормадан югары булачак. Күпьеллык күзәтүләрдән күренгәнчә, уртача алганда кар катламы 17-20 ноябрьдә ята. КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев шул хакта сөйләде.


«Ноябрь аенда температура нормадан югарырак булыр, ягъни „плюс“ тамгасы белән 1 градус тирәсе тәшкил итәр дип көтелә. Бу айда температураның күпьеллык нормасы -3,5 градуска тигез», — диде Әүхәдиев.
Аның сүзләренчә, әлеге айда явым-төшем күләме дә нормадан азрак булачак. Ноябрьнең беренче декадасы елның бу вакыты өчен шактый җылы булыр, уңай температура аномалиясе +4 градус тәшкил итәр дип көтелә. Атна ахырында һава торышын циклон билгеләячәк.
«Температураларның уңай фоны сакланачак, тотрыклы кар катламы ятуы көтелми. Күпьеллык климатик күзәтүләрдән күренгәнчә, Татарстанда тотрыклы кар катламы уртача алганда 17-20 ноябрьдә ята», — дип сүзен төгәлләде доцент.
Ул шулай ук җомгадан шимбәгә каршы атмосфера басымының кисәк түбәнәюе хакында кисәтте. Әйтик, басым 10 миллиметрга түбәнәергә мөмкин — бу метеосизгер кешеләрнең кәефенә тискәре йогынты ясаячак. 
Чыганак: Татар-информ
 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ