Логотип Магариф уку
Цитата:

КФУ профессоры: Тәүлек эчендә Казанга айлык кар нормасының яртысы явачак

Җомга көнне Казанда көчле кар явуы көтелә. Бу хакта «Татар-информ»га Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.«Безнең мәгълүматларга караганда, гы...

Җомга көнне Казанда көчле кар явуы көтелә. Бу хакта «Татар-информ»га Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.
«Безнең мәгълүматларга караганда, гыйнварның беренче декадасында Татарстан башкаласында 20 миллиметрга якын явым-төшем яуган, бу айлык норманың яртысын тәшкил итә. Бу атнада, пәнҗешәмбе көннән башлап, без көнбатыштан килә торган циклон йогынтысында булачакбыз. Ул җылыту, атмосфера басымы төшү һәм явым-төшем китерәчәк», - дип искәртте агентлык әңгәмәдәше.
Кар яву җомга көнне, 14 гыйнварда башлана һәм шимбәгә каршы төндә дәвам итәчәк. Тәүлек эчендә якынча 18 миллиметр кар явар дип көтелә, бу айлык норманың яртысына туры килә. Шулай итеп, 15 гыйнварга Казанда айлык явым-төшем нормасы төшә, ул, «Казан-терәк» метеостанциясе мәгълүматлары буенча, 40 миллиметр чамасы тәшкил итә.
tatar-inform

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ