Логотип Магариф уку
Цитата:

КФУда БДИга әзерлек курсларына язылу бара

КФУның Укыту-методик үзәге КФУга һәм ТР, РФның башка әйдәп баручы югары уку йортларына керү имтиханнарына кагылышлы предметлар буенча Бердәм дәүләт имтиханын тапшырырга әзерли һәм тестлаштыра.Укыту-әз...

КФУның Укыту-методик үзәге КФУга һәм ТР, РФның башка әйдәп баручы югары уку йортларына керү имтиханнарына кагылышлы предметлар буенча Бердәм дәүләт имтиханын тапшырырга әзерли һәм тестлаштыра.
Укыту-әзерлек курсларына 9, 10, 11 сыйныф укучылары, шулай ук урта белемгә, урта-һөнәри белемгә ия затлар кабул ителә.
Укыту курслары көндезге формада (дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып) КФУ аудиторияләрендә кич белән үткәрелә.
Уку вакыты: октябрь аеннан башлап май беткәнче.
11 сыйныф укучыларына математика, рус теле, җәмгыять белеме, тарих, химия, физика, биология, география, информатика, әдәбият, инглиз теле буенча БДИга әзерлек тәкъдим ителә.
Йомгаклау сочинениесына (изложениегә) әзерлек төркеме дә ачылган.
11 сыйныф укучылары төп курстан тыш, тарих, математика һәм җәмгыять белеме буенча БДИның икенче өлешен ("С" өлеше буенча әзерлек) тирәнтен өйрәнү өчен интенсив әзерлек төркеменә языла алалар.
10 сыйныф укучыларына рус теле, математика, җәмгыять белеме, тарих, инглиз теле, физика буенча БДИга әзерлек тәкъдим ителә.
9 сыйныф укучыларына рус теле, математика, җәмгыять белеме, инглиз теле буенча Төп дәүләт имтиханына әзерлек тәкъдим ителә.
Укыту-методик үзәктә БДИга һәм Төп дәүләт имтиханына (ГИАга) дистанцион әзерлек Татарстанның, РФ төбәкләре һәм БДБ илләренең 9-11 сыйныф укучылары өчен үткәрелә. Дистанцион укыту системасы КФУның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә департаменты белгечләре тарафыннан эшләнелгән һәм КФУның «Студент булачакмын!» социаль-белем бирү челтәре аша гамәлгә ашырыла. Мәктәп укучылары КФУның «Студент булачакмын!» социаль-белем бирү челтәрендә теркәләләр һәм тыңлаучының шәхси интернет-кабинеты барлыкка килә (abiturient.kpfu.ru). БДИга һәм Төп дәүләт имтиханына әзерлек өчен килешү төзегәннән соң дистанцион укыту системасына керү мөмкинлеге ачыла, тыңлаучының шәхси битендә өйрәнер өчен сайланган предмет курслары куела.
Дистанцион укыту системасында эшләү өчен кирәк:
- теләсә кайсы интернет-браузер (Internet Explorer, Netscape Navigator, Mozilla, Opera, FireFox һ.б.ш.), Microsoft Office яки StarOffice ярдәмендә Интернетка керү;
- кулъязма эшне күрсәтә ала торган сканер;
- тыңлаучылар ясаган файллар өчен PDF, JPEG, PNG, GIF, DOC, DOCX форматларының берсен кулланырга.

КФУ Укыту-методик үзәгенең Яшел Үзән шәһәрендәге секторы 4-11 сыйныф укучылары өчен өстәмә белем бирү хезмәтләре тәкъдим итә. Коронавирус инфекциясе аркасында мәктәпләргә керү чикләнгәнгә күрә, 2020/2021 уку елы дәвамында Укыту-методик үзәк секторының барлык дәресләре очно, ләкин дистанцион форматта, онлайн узачак.


Илһам ФӘТТАХОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ