Логотип Магариф уку
Цитата:

Х. Вахит: шәхес, иҗат, заман

Шушы көннәрдә Биектау районының Хәй Вахит исемендәге Мәмдәл гомуми урта белем бирү мәктәбендә күренекле драматург, шагыйрь  Хәй Вахитның тууына 100 ел тулу уңаеннан “Вахит: шәхес, иҗат, заман”  дигән...

Шушы көннәрдә Биектау районының Хәй Вахит исемендәге Мәмдәл гомуми урта белем бирү мәктәбендә күренекле драматург, шагыйрь  Хәй Вахитның тууына 100 ел тулу уңаеннан “Вахит: шәхес, иҗат, заман”  дигән республика фәнни-гамәли конференция үткәрелде.
Конференция эшендә ТР Фәннәр Академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре Әлфәт Закирҗанов, Фатыйма Миңнуллина, ТР Мәгарифне үстерү институтының милли мәгариф кафедрасы җитәкчесе, галимә Рәсимә Шәмсетдинова, Казан шәһәренең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче гимназия директоры Камария Хәмидуллина, Г. Камал исемендәге театрның шәрәфле артистлары Ринат Таҗетдинов, Хәлим Җәләлов, Наилә Гәрәева, абруйлы каләм әһелләре, ТР Язучылар Берлеге Рәисе драматург  Данил Салихов, шагыйрь Рамис Әймәт, Шәмсия Җиһангирова,  Рафис Корбан, Айсылу Имамиева, Ләлә Гыймадиева, язучы Солтан Шәмси, Рифат Сәлах, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Данис Шакиров, Биектау районының мәгариф бүлеге методисты Сәлимә Юнысова, академик Роберт Шакиров, республика районнары мәктәпләреннән килгән мәктәп укучылары катнашты. Конференция Хәй Вахит исемендәге  Мәмдәл мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйлә Җамалиеваның “Хәй Вахит эзләре буйлап” дигән чыгышы белән башланып китте. Иҗаты һәм гомер юлына күзәтү ясап, Хәй Вахитның яшьлегендә сугыш ачысын татуын, әдәбиятка, сәнгатькә береккән шәхес булуын билгеләп үтте. Фронт юлларын узган Х. Вахит 1945-51 елларда Казан дәүләт консерваториясендә белем ала. Оста җырлаганга күрә, аның драма әсәрләре дә җыр белән үрелгән. Заманында язучы Фатыйх Хөсни дә аны тикмәгә генә “Сәхнә җырчысы,”- дип атамагандыр. 1956-58 елларда ул Мәскәүдә Югары әдәби курсларда укый. 1960 елда  “Беренче мәхәббәт” драмасы өчен аңа Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә. 1968 елда “Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә. Чыгышлардан соң, конференция үзенең төп, гамәли эшен секцияләргә бүленеп дәвам иттерде. 1нче секциядә – “Яшь шагыйрьләр”, икенчесендә – “Яшь язучылар”, өченчесендә “Яшь актерлар” номинациясендә район мәктәпләре укучыларының иҗат уңышлары тикшерелде. Җиңүчеләр көн азагында гына билгеле булды. Яшь шагыйрьләр арасында узган бәйгедә беренче өч урынны Чаллыдан 3нче урта мәктәп укучылары Айгөл Хафизова, Альбина Сираева һәм Илүзә Насыйрова, яшь язучылардан Спас районының Иске Рәҗәп мәктәбе укучысы Алия Минхафизова,  Чаллыдан 3нче мәктәп укучысы  Гөлназ Хафизова, Биектау районының Әлдермеш мәктәбе укучысы Алия Низамиева яулады. Яшь актерлар бәйгесендә беренче урын Биектау районының Бөреле мәктәбе укучыларына бирелде. Икенче урынга Теләче үзәк урта мәктәбенең яшь артистлары лаек булды. Өченче урынга байтак кына мәктәп вәкилләре – Биектау районының Мәмдәл, Олы Кавал, Шәпше, Мүлмә, Биектау урта мәктәбе, Яшел Үзән районының Олы Карагуҗа, Теләче районының Теләче үзәк мәктәбе, Спас районының Иске Рәҗәп мәктәбенең яшь артистлары лаек булды. Аларга мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Кунаклар алдында Камал театры артистлары Наилә Гәрәева, Ринат Таҗетдинов һәм Хәлим Җәләловлар Хәй Вахитның иҗат юлын хәтерләрендә яңарттылар. Мәмдәл җырчылары Х.Вахит шигырьләренә язылган җырларны башкардылар. Драматургның бертуган сеңлесе Надыйрә ханым Вахитова, улы Илдар Вахитов һәм башка күпсанлы туганнары  әлеге кичәне оештыруда катнашкан барлык якташларына олы рәхмәтләрен белдерделәр.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ