Логотип Магариф уку
Цитата:

Хәләл продукция бик кирәк, андый җирдән ышанып алабыз

Казанның Агросәнәгать паркында бары хәләл продукция генә сатучы ярминкә эшли башлады.Энҗе ГабдуллинаАгросәнәгать паркында XIV «Россия –Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисад форумы кысалары...


Казанның Агросәнәгать паркында бары хәләл продукция генә сатучы ярминкә эшли башлады.



Halal Market турында халык: Хәләл продукция бик кирәк, андый җирдән ышанып алабыз

Энҗе Габдуллина


Агросәнәгать паркында XIV «Россия –Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисад форумы кысаларында Russia Halal Market ачылды. Ярминкәдә 400 ноктада бары хәләл товарлар гына тәкъдим ителә. Ярминкәдә халык бүген үк продукция сатып ала башлады.
Алексеевск районы Юеш Көрнәле авылыннан килгән Наилә Вәлиуллина хәләл тамгасы булган җирдән ышанып алуларын әйтте. Наилә ханым ярминкәгә апасы белән белмичә генә килеп эләккән.
«Хәләл продукция бик кирәк. Мондый җирләрдән ризыкны ышанып алабыз. Әле беренче тапкыр гына килдем монда. Шулай да кыйммәт, безнең кебек пенсионерлар кесәсенә суга», – дип сөйләде ул.
Казанда яшәүче Рәйсә Әхмәтшина да хәләл ярминкәләрнең кирәк булуын әйтте.
«Монда ярминкә булса киләбез, карыйбыз, беркайчан да ярминкәләрне калдырганыбыз юк. Әйбер күп. Хәләл колбасалар алдык. Бик әйбәт булган. Ярминкә турында күбрәк сөйләсәләр, халык күп киләчәк», – диде ул.
Russia Halal Market 17–21 май көннәрендә эшләячәк. Ярминкәдә Татарстан, Россия, Иран, Сенегал, Малайзия, Төркия һәм башка илләрдән хәләл товарлар сатыла.


Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ