Логотип Магариф уку
Цитата:

Халыкара авыл яшьләре конгрессы

Казанда беренче тапкыр Халыкара авыл яшьләре конгрессы узачак. Чара авылны үстерү буенча уңышлы механизмнарны кертү, яшьләр авыл оешмалары белән хезмәттәшлек өчен платформа булыр дип ниятләнә. Бу хакт...


Казанда беренче тапкыр Халыкара авыл яшьләре конгрессы узачак. Чара авылны үстерү буенча уңышлы механизмнарны кертү, яшьләр авыл оешмалары белән хезмәттәшлек өчен платформа булыр дип ниятләнә. Бу хакта журналистларга матбугат конференциясендә хәбәр ителде. 


Конгресста Россия һәм башка илләрдән 250дән артык авыл яшьләре  катнашыр дип көтелә. Катнашырга теләгән кешеләр 15 гыйнварга кадәр теркәлә алалар.


— Авылда тормыш сыйфаты югары булуын, авыл яшьләре үзен кимсетелгән итеп хис итмәве өчен тырышабыз. Мондый темплар белән тиздән шәһәр һәм авыл чиге калмас та, — дип белдерде Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов. 
Халыкара авыл яшьләре конгрессы  6-8 февральдә узачак.



 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ