Логотип Магариф уку
Цитата:

Халыкара олимпиадаларда җиңүчеләр өчен премияләр булдырылды

РФ Президенты Владимир Путин халыкара фән олимпиадаларында җиңүче мәктәп укучыларына премияләр булдыру турындагы указга кул куйды. Кремль сайтында бастырылган документ нигезендә, Президент премияләре...

РФ Президенты Владимир Путин халыкара фән олимпиадаларында җиңүче мәктәп укучыларына премияләр булдыру турындагы указга кул куйды. Кремль сайтында бастырылган документ нигезендә, Президент премияләре ел саен тапшырылачак.
Премиягә гомуми белем бирү фәннәре буенча халыкара олимпиадаларда җиңүчеләр генә түгел, ә аларны олимпиадага әзерләгән укытучылар да дәгъва кыла алачак.
«Халыкара олимпиадаларда җиңүчеләр һәм аларны әзерләү белән шөгыльләнүче тренерларга премияләр 2018 ел һәм шуннан соңгы еллар өчен бирелә», - диелә указ текстында.
Алтын медаль өчен премияләр - 1 млн сум, көмеш медаль өчен - 500 мең сум, бронза медаль өчен 400 мең сум күләмендә түләнә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ