«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты: Гөлназ Сәфәрова белән аэробика

12 июльдә Горки-Әмәт урманында татар телендә бию аэробикасы буенча мастер-класс узачак. Ритмик музыка астында бушлай тренировканы «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты кысаларында оештыралар.

Аэробика нигезләренә ТР атказанган артисты, теле — һәм радиотапшырулар алып баручы Гөлназ Сәфәрова һәм тренер, «Сәйдәш» мәдәни үзәгенең спорт юнәлешләре җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтҗанова өйрәтәчәк.
 
Тренировка 19:00 сәгатьтә башлана. Очрашу урыны – Горки-Әмәт урманы сәхнәсе.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *