Логотип Магариф уку
Цитата:

«Хәтердә уелган китап» бәйгесенә йомгак

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының брифинглар залында журналистлар һәм килгән кунаклар каршында «Безнең мирас» журналы һәм Татарстан китап нәшрияты игълан иткән «Хәтергә уелган китап» бәйгесендә җи...

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының брифинглар залында журналистлар һәм килгән кунаклар каршында «Безнең мирас» журналы һәм Татарстан китап нәшрияты игълан иткән «Хәтергә уелган китап» бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. ТАССР төзелүгә һәм Татарстан китап нәшрияты оештырылуга 100 ел тулуга багышлангын бәйге турында 2019 елның башында хәбәр ителгән иде.
Бүләкләү тантанасында «Татмедиа» генераль директоры Шамил Садыйков, Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, халык шагыйрьләре Равил Фәйзуллин, Разил Вәлиев, «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон катнашты.
- «Безнең мирас» кебек саллы журнал оештырган ярышта катнашу һәр катнашучының күңелендә зур горурлык хисләре уята торгандыр, -диде бүләкләү алды чыгышында «Татмедиа»ның генераль директоры Шамил Садыйков. – «Казан утлары» һәм «Идел»  белән бергә алар республикада дөнья күрүче иң бай эчтәлекле өч журналны тәшкил итәләр. Инде ничә еллар «Безнең мирас» журналы, үзенең укучыларын сөендереп, милләтебезнең тирән тарихлы олуг мираска лаек икәнлеген исбатлап килә. Алга таба да журнал үзенең укучыларын җуймасын, үз йөзен саклаган матур эчтәлекле журнал булып калсын иде.
Алга таба Ләбиб Лерон җиңүчеләрне игълан итте. Кызыксындыру премиясе белән Татарстанның һәм Россиянең төрле төбәкләрендә яшәп иҗат итүче 6 укучы бүләкләнсә дә, бүләк алырга шуларның берсе, Мамадыш шәһәреннән Фирая Мингалиева гына килгән иде. Аңа “Безнең мирас” журналының Мактау грамотасы тапшырылды, 3 мең сум акча һәм Татарстан китап нәшәриятында чыккан бер кочак китап бирелде. Өченче бүләккә лаек булган Нәкыя апа Гыйләҗева (язучы Аяз Гыйләҗевнең хатыны) белән Арча районының Гөберчәк авылындагы Мөхәммәт Мәһдиев музее директоры Халидә Габидуллина 5әр мең, икенче урынны яулаган халык язучысы Гәрәй Рәхим белән драматург Хәбир Ибраһим 10ар мең, беренче урынга лаек булган шагыйрь, республиканың Г. Тукай бүләге лауреаты Газинур Морат 15 мең сум күләмендәге премиягә лаек булды. Аларга да «Безнең мирас» журналның мактау грамоталары тапшырылды һәм Татартан китап нәшриятында басылган китаплар бүләк ителде. Соңыннан Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, халык шагыйрьләре, республиканың Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары Равил Фәйзуллин белән Разил Вәлиев җиңүчеләрне котлап чыгыш ясадылар.
Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ