Китаплар дөньясыннан кызыклы фактлар

Татар халкы гомер-гомергә китаплы булган. Ул һәрдаим мәгърифәткә, гыйлемгә омтылган; кулъязма китапмы, басма сүзме, аны өй түрендә кадерләп саклый торган булган. Китап – күпләрнең гомер юлдашы да, дөньяны танып белүдә төп чыганак та, уй-хыялларны чынга ашырырга өндәүче маяк та, үзгә бер тәрбияче дә. Күп гасырлар буе шулай булган ул. Әмма соңгы чорда, бигрәк тә соңгы ун-унбиш елда,  вазгыять нык үзгәрде. Китапка карата тискәре карашны түрәләребез үзләре үк тизләтте төсле, халыкны китаптан ничек тә тизрәк биздерттерү юлына басты. Шулай булмаса Казанның Бауман урамындагы белем мәгарәседәй  китап кибетен яптырып, башта подвалга, аннары 20 квадрат метрлы кысан бүлмәне халыкның күзен буяр өчен генә «китап кибете»  әтмәлләп куймаслар иде. Элек һәр район үзәгендә менә дигән китап кибетләре халык хозурында иде. Ә хәзер?!. Тик шулай да китапның гыйлем, мәгърифәт чыганагы булуын онытмасак иде.

Балаларыбызның җәйге каникулы башланды. Лагерьларда ял иткәндә,  алар күңелендә китапка карата кызыксыну,  мәхәббәт тәрбияләү мәсьәләсенә  игътибар ителсен   иде.

Түбәндә китап дөньясына бәйле кайбер кызыклы фактларны укучыларыбыз хөкеменә тәкъдим итәргә булдык.

                                                   Таһир САБИРҖАНОВ

Дөньядагы иң зур китапханә – АКШ Конгрессыныкы. Анда 470 телдә 158 миллион китап саклана. Чагыштыру өчен: Татарстанның Милли китапханәсе фондында 3,2 миллион китап бар. Аларның 120 меңе – татар телендә, 78 меңе – чит телләрдә.

                                ***

Даниядә «Тере китапханә» бар. Анда китап урынына берәр кешене сайлап алып, 30 минут дәвамында үз тормышы турында сөйләвен тыңларга мөмкин.

                                   ***

Финляндиянең Вантаа шәһәрендәге Тиккурила китапханәсендә… караоке бар. Дөрес, ул калын диварлар белән аерып алынган. «Китапханәгә җырларга барам әле», – диючеләр  анда берәүне дә шаккатырмый.

                                    ***

Укырга теләге булган кеше китапны космоста да таба ала. Халыкара космик станциядә урнашкан китапханәдә йөзгә якын китап бар икән.

                                    ***

Googie дөньядагы китапларны санаган. Җир йөзендә барысы 129 864 880 исемдә китап бар икән.

                                      ***

Француз Жозеф Фореның «Апокалипсис» дигән китабы дөньяда иң кыйммәтле китап  булып санала. Париждагы сәнгать музеена куелган бу китапның бәясе 100 миллион франк тора.

                                         ***

X гасырда яшәгән бөек фарсы вәзире Абдул Касыйм Исмаил китапханәсен һәрвакыт үзе белән йөрткән. 117 мең данә китапны 400 дөя ташыган алар алфавит тәртибендә урнашкан булган.

                                         ***

Румыниянең бер шәһәрендә халыкны китап укырга этәрә торган яңалык керткәннәр. Биредә җәмәгать транспортында телефонга текәлеп түгел, китап укып баручы пассажирларга юл йөрүне бушлай итә торган көннәр булып ала икән.

                                        ***

Лондонның География музеенда сакланган атлас иң авыр китап булып санала иде. Ул 320 кг авырлыкта.

2011 елда бу рекордны Татарстандагы Болгар музеенда саклана торган Коръән узып китте. Махсус технология буенча басылган, тышлыгы кыйммәтле ташлар белән бизәлгән Изге китапның авырлыгы 800 кг нан артык.

                                     ***

Татарстанда 1545 китапханә бар, ә инде ведомство һәм мәктәпләрнекен дә бергә санасаң, аларның исәбе 3300 гә, гомуми китап фонды 66 миллион данәгә җитә.

                                           ***

Татарстанда китапханәләрнең 86 проценты авылларда урнашкан. Республикабыз китапханәләреннән ел саен 1,46 миллион кеше файдалана. Бүгенге көндә китапханәләрнең 90 проценты Интернетка тоташтырылган, басмаларның электрон каталогы төзелә. Хәзерге вакытта Татарстан электрон китапханәсендә 5 меңгә якын китап белән танышырга мөмкин.

                                         ***

1720 – 1797 елларда яшәгән яһүд раввины  һәм җәмәгать эшлеклесе Элияху бен Шломо Залман үзе укып чыккан 2500 китапның һәркайсын сүзгә-сүз хәтерләгән.

                                             ***

Наполеон Бонапарт минутына – 2 мең, Максим Горький исә 4 мең сүз укыган; кешеләрнең 95 проценты исә бик акрын – минутына 180 – 200 сүз укый (бер битне укуга 1,5 – 2 минут сарыф итә).

                                                ***

Оноре де Бальзак 200 битле романны ярты сәгатьтә укып чыга торган булган.

                                                 ***

1862 – 1946 елларда яшәгән рус библиографы, китапларны өйрәнүче галим һәм язучы Николай Рубакин үз гомерендә барлыгы 250 мең китап укыган. Әгәр ун яшеннән укый башлаган дип санасак, көненә уртача 9 китап килеп чыга. Ул үзе дә 280 китап язган, библиопсихология фәненә нигез салган.

                                        ***

1955 елның 27 августында Гиннессның рекордлар китабының беренче басмасы дөнья күргән. Йөздән артык илдә 25 телдә нәшер ителеп, ул иң күп сатыла торган еллык басма буларак рекорд куйган – Библия, Коръән һәм Мао Цзэдун цитаталары тупланмасының гына тиражлары аныкыннан зуррак.

                                          ***

Дөньяда иң күп урлана торган китап та  Гиннессның рекордлар китабы икән.

                                        ***

Стивен Блумберг – библиоклептоман: ул 268 китапханәдән 23 мең сирәк очрый торган китап урлаган һәм 20 миллион долларлык коллекция туплаган.

                                             ***

Бразилия федераль төрмәләрендә укылган һәр китап тоткынның җәза үтәү вакытын дүрт көнгә кыскарта, әмма әлеге күрсәткечне елына  48 көннән  арттырырга ярамый. Китапны теләсә никадәр укырга була, билгеле, тик менә тоткынлык срогы баштагы 12 китап өчен генә кыскартыла.

                                                 ***

Джоан Роулингның кызы өчен язылган Гарри Поттер турындагы китабы кулъязмасыннан унике нәшрият баш тарткан, компания рәисенең   8 яшьлек Элис исемле кызы киңәше белән, 1997 елда Блумсбери гына бастырырга ризалашкан. Нәтиҗәдә китаплар 67 телгә тәрҗемә ителгән, инде 450 миллион данә тираж белән бастырылган. Роулинг исә 1 миллиард доллар акча эшләгән. Хәзер Harry Potter бренды 12,8 миллиард долларга бәяләнә.

                                                ***.

АКШта эченә бернәрсә дә язылмаган, ягъни шыр буш китап нык популярга әйләнгән. 266 биттән торган бу китап сатылу буенча инде рекорд куйган. Халыкны аның «Демократлар өчен тавыш бирергә сәбәпләр» дигән исеме җәлеп иткән. Битләре буш булуга да карамастан, китапның эчтәлеге һәм кулланылган әдәбият исемлеге бар икән. Тышлыкның эчке ягына ике генә сүз – «Тулы җавап» дип язылган.

                                          ***

Новосибирскидан микроминиатюрачы Владимир Анискин дөньяда иң кечкенә китап ясаган. Аның битләренең үлчәме  0,07  миллиметрга 0,09 миллиметр тәшкил итә. Бу – 2013 елда Гиннессның рекордлар китабына кертелгән япон осталары китабыннан 88 тапкырга кечерәк. В.Анискин мәк чәчәге кисеменә алтын пластинка ябыштырган, өске яртысына китапны беркеткән, астына кайбер битләрне куйган, аларны бик нечкә энә белән ачып була. Китап ике вариантта эшләнгән: беренчесе «Сулагай» дип атала, анда борча дагалаган осталарның фамилияләре язылган. Икенче вариант – «Әлифба».

                                               ***

Бу китапны киштәдә озак яткырып булмый, шундук укырга кирәк, чөнки ике айдан   андагы текст югала:  китап буш блокнот булып кала.. Аргентинаның «EILibro Que Puede Esperar» (тәрҗемәсе – көтә алмаучы  китап) дип аталган китаплар бастыра. Беренче тапкыр ачып карау белән, аның «сәгате» эшли башлый, аны тизрәк укып өлгерергә кирәк.

                                       ***

Көнгә кимендә 6 минут китап укыган кешенең хәтере яхшыра, игътибарлылыгы арта.

                                          ***

Электрон китап кәгазьгә басылганын тиз арада бөтенләйгә юкка чыгарачак, дип уйлаучылар ялгышкан булып чыкты. Бөекбританиядә планшетлардан беренче булып балалар туя башлаган. Узган ел балалар китапларын сату 16 процентка арткан – барлыгы 365 миллион фунтлык басма китап сатылган. Шул ук вакытта электрон китапларны сату 17 процентка кимегән.

Психологлар бер феноменны аңлап җиткерә алмый – үсмерләр төрле видеоуеннарга мөкиббән булса да,электрон китапларны укырга бик үк яратмый. Балалар әйтүенчә, кәгазьгә басылган китапларның эчтәлеге, ни өчендер, хәтергә яхшырак сеңә, аның битләрен актару да үзенә бертөрле рәхәтлек бирә икән.

                                ***

Норвегия галимнәре дә кәгазь битендәге текстның электрон китаптан укылганга караганда хәтердә  яхшырак калуын дәлилләгән. Ставангер университеты галимнәре сынау үткәргән –илле кешенең яртысы 28 битлек детектив хикәяне – кәгазь китаптан, калганнары электрон вариантын укыган һәм тест-тикшерү үткән. Китаптан укыганнарның хикәядәге вакыйгаларны  яхшырак  хәтердә калдыруы расланган. Китап  укыганда, битләрен ачкан саен, бер ягы калыная, икенче ягы юкара баруы да рәхәтлек китерә икән, шунлыктан аның эчтәлеге дә истә яхшырак кала.

                                             ***

Американың  Джорджия штатындагы Афина шәһәре җәмәгать китапханәсеннән китапларны алып укырга яратсалар да, еш кына кире китермиләр икән. Шул рәвешле китапханәгә килгән зыян 200 мең долларга (якынча 13 миллион сумга) җиткән. Шунлыктан китапханә хезмәткәрләре катгый чаралар күрергә мәҗбүр булган. Китапны кире кайтармаган кешегә штраф салыначак, бу гына ярдәм итмәсә, аеруча сансызлар төрмәгә утыртылачак.

                                   ***

Гыйракның китап базары төнгә дә шул килеш кала. Халыкта: «Китап укучы урламый, карак китап укымый», – дигән әйтем дә бар.

Багдадның Мутанабби урамын «китап урамы» дип тә йөртәләр. Базар урам буйлап сузылган. Анда көн саен меңләгән кеше була, чыннан да, китапларның югалганы юк.

                                  ***

Нормандия утрауларында яшәүче бер иргә моннан кырык ел элек бабасы иске бер китап бүләк итә. Архивларын рәтләгәндә, бу ир әлеге китапны табып ала да, кирәксенмичә. кемгә дә булса юк бәягә генә сатып җибәрергә була. Шулай да аукцион йортына мөрәҗәгать итеп, аның бәясе белән кызыксына. Исаак Ньютонның 1729 елда чыккан «Математические начала натуральной философии» исемле китабы була ул. Башта бу иргә көлеп карыйлар, ә соңыннын китапны аукционда 240 мең фунтка (2,4 миллион сум) сатып алучы табыла. Бабасының аңа нинди кыйммәтле бүләк калдыруын оныгы кырык ел үткәч кенә аңлый.

                                   ***

Американың Сан-Франциско шәһәрендә Уэбб Джонсон китапханәдән моннан 100 ел элек элек алынган китапны кайтарып биргән. Фрэнсис Хопкинс Смит хикәяләре җыентыгын 1917 елда ир-атның әбисе Фиби Уэбб алган булган. Оныгы әбисенең китабын 1996 елда, ул җан тәслим кылгач тапкан, аны беркем дә эзләмәгәч, кирәге юктыр, дип уйлаган. Быел китапханә махсус акция игълан иткәч, Джонсон җыентыкны илтеп тапшырган, аңа бернинди штраф та салмаганнар. Ә менә узган елның апрелендә Яңа Зеландиядә бер пенсионер әби Окленд каласы китапханәсеннән 1948 елда алынган җыентыкны китергән, Китапны ул бала вакытында ук алган булган, гел китерергә талпынса да, һаман вакыт тапмаган. Китапханә җиткчелеге аңа 17 мең доллар күләмендә штраф салган, әмма соңрак бу акчаны түләттермәскә булганнар.

                                                  ***

АКШның Монтана штатында бер ир-ат китапханәгә моннан 1982 елда ук алып торган китабын почта аша кире кайтарган. Китап эченә гафу үтенгән хат һәм 200 доллар акча да кыстырып җибәргән. Шушы 35 ел эчендә абонент китапны 25 тапкыр укып чыккан һәм хәтта алгы битенә авторның автографын да куйдырткан. Нык таушалу сәбәпле, ул китапны реставрацияләткән. «Китапханәне алдадым бит дип, намусым нык борчый башлады. 200 доллар минем гаебемне гафу итәргә җитәдер дип уйлыйм», – дип язган ул.

                               ***

Библия, тарихта иң күп сатыла торган китап буларак, Гиннессның рекордлар китабына кертелгән – ул 5 миллиард данәдән артыгракка сатылган. Джером Сэлинджерның «Упкын өстендәге арыш басуында» һәм Пауло Коэльоның «Алхимик» китаплары – 65 миллион данәдә, Дэн Браунның «Да Винчи коды» романы 80 миллион данәдә сатылган.

                                        ***

Ата-ана балаларда кече яшьтән китапка мәхәббәт тәрбияләргә тиеш. Китап – белем чишмәсе генә түгел, сәламәтлек чыганагы да.

АКШның Эмори университеты нейробиологы Грегори Бернс сынаулар барышында китап укуның баш миенә уңай йогынты ясавын, баш миенең сөйләм теле өчен җаваплы өлешендә нейроннарны активлаштыруын ачыклаган. Китап укучы кешенең хәтере яхшыра, баш миенең функциясе активлаша, игътибарлылык, анализлау сәләте арта.

                                               ***

Тиз-тиз укыганда, күзләр акрын укуга караганда азрак арый.

                                                ***

Китап укыйсызмы? ФОМ үткәргән сораштыруда катнашучыларның 31 процентының күптән китап укыганы юк икән инде. 27 проценты көн саен диярлек укый. 21 проценты – атнага бер-ике,  6 проценты айга бер-ике тапкыр, 9 проценты айга бер мәртәбә кулына китап ала. 6 процент кеше бик сирәк китап укый икән.

                                                        ***

Nor World статистикасы буенча Һиндстанда халык атнасына – 10,7, Таиландта – 9,4, Кытайда – 8, Филиппинда – 7,6, Мисырда  – 7,5, Чехиядә – 7,4, Россиядә – 7,1, Швеция һәм Франциядә – 6,9, Венгриядә 6,8 сәгать вакытын китап укуга сарыф итә. АКШта исә бер елга уртача дүрт китап укыйлар (1999 елда әлеге күрсәткеч унга тәңгәл булган).

                                        ***

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге, илнең 46 төбәгендәге 138 торак пунктта 1600 кешене сораштырып, хәзер күпме китап укылуын ачыклаган. Күпчелек россиялеләрнең өй китапханәсендә йөздән дә кимрәк китап саклана икән. Һәм      андый респондентлар саны  елдан-ел арта бара икән.

Сораштырылганнарның 31 процентының өендә 100 дән 200 гә кадәр китап бар икән. 6 процентының 300 дән 500 гә кадәр, 4 процентының 500 дән 1000 гә кадәр, 2 процентының меңнән артык. Сораштырганнарның 18 процентының өендә китап бөтенләй юк икән. 1992 елда россияле уртача өч айга биш китап укыган булса, хәзер инде дүртне генә укый. Сораштырылганнарның 72 проценты кәгазь китапны, 28 проценты электрон китапны кулайрак күрә икән.

                              ***

Китапны, дөресрәге, кәгазьне агачтан ясауларын мәктәп укучысы да белә. Моның өчен күпме агач киселүен хәтта санап та торасы килми. Аргентинаның «Pegueno Editor» нәшрият йорты, укучыларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максатыннан, «Tree Book Tree» (Агач-китап-агач) дип аталган проектны башлап җибәргән. Анда, укып чыкканнан соң, җиргә күмәргә мөмкин булган китаплар чыгарыла. Ягъни укылган китаплар, яңадан тишелеп, агачка әверелә ала икән. Бу проект буенча моннан җиде ел элек беренче балалар китабы дөнья күргән. Ул кислотасыз, җирдә таркала торган биологик буяулы хәрефләр белән басылган. Кулдан тегелгән китапның тышлыгына жакаранда агачы орлыкларын тыгып калдырганнар. Һәр китапта агачны ничек утыртырга кирәклеген аңлаткан белешмәлек тә бар.

                            ***

Татар басма китабының тарихы 1722 елдан (димәк, быел татар китабының 300 еллыгын билгеләп үтәсебез дә бар икән әле!) 1722 елда Әстерханда Петр I нең поход типографиясендә басылып чыккан «Манифест»ыннан башлана. Чөнки аны чыгаруда татар осталары да катнашкан, һәм ул татарлар арасында таралган.  XVIII гасырның соңгы чирегендә татар китапларын бастырып чыгару Петербургның Сенат типографиясендә дәвам итә.

                                         ***

Казанда исә беренче типография 1801 ел ахырында ачыла. Бу –татар мәгърифәтчесе Габделгазиз Бурашев оештырган «Азия» басмаханәсе була. 1829 елда ул университет типографиясенә кушыла. Татарча 109  исемдә дәреслекләр, әдәби әсәрләр, дини һ.б. китаплар чыгарырга өлгерә.

                                        ***

Октябрь инкыйлабына кадәр 15 меңнән артык татар милли басмасы дөнья күргәнлеге мәгълүм. Аларның гомуми тиражы 50 миллион данәдән арткан, ди галимнәр.

                                        ***

1803 елда Казанда Коръән басу эшенә керешкәннәр. Техник яктан шактый ярлы типография өчен мондый күләмле эш кыен була. Коръән, олы форматлы 36 басма табак  булып, 2 мең данәдә басыла.

                                           ***

Китапханә – ул уку йорты. Беренче китапханәләр көтебханә дип йөртелгән. Көтебханә исламия – Казанда беренче татар китапханәсе. Рәсми төстә 1906 елның 2 гыйнварында ачыла. Оештыручысы – Әхмәтһади Максуди. Бу китапханә башта «Болгар» кунакханәсенең бер бүлмәсендә урнаша. Аннан соң Кабан күле буендагы аерым йортка күчерелә. Шунда уку залы да. 1922 елның маеннан ул М.Вахитов исемендәге «Шәрык» көтебханәсе дип атала башлый. Соңыннан  – совет чорында – китапханәнең гарәп хәрефләре белән басылган китап фонды Казан университетының фәнни китапханәсенә күчерелә.

                                             ***

Татарстанда китапханәче һөнәрен ике уку йортында алырга мөмкин. Алабугадагы мәдәният һәм сәнгать көллияте махсус урта белемле китапханәчеләр әзерли. Ә Казан дәүләт мәдәният институты юггары белем бирә.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.