Логотип Магариф уку
Цитата:

Колибри, телемне дөреслә!

Дус хатын сөйли: «Оныгымның теле сакау иде. Үзебезнең районга алып кайтып, балалар бакчасында эшләүче логопедка  «бирдем». Бер  атна дигәндә,  «р»  да чыкты, «с» булып яңгырый торган «ш» да үз урынына...

Дус хатын сөйли: «Оныгымның теле сакау иде. Үзебезнең районга алып кайтып, балалар бакчасында эшләүче логопедка  «бирдем». Бер  атна дигәндә,  «р»  да чыкты, «с» булып яңгырый торган «ш» да үз урынына утырды». Кызының тел кимчелегенә балачактан илтифат итмәгән үз  әнисенә үпкә дә белдереп ала дустым. Моны нигә һаман миңа сөйли икән дисәм, «имәндә бит чикләвек»  дигәндәй, ул бит әле, яше артканнан-арта барса да, үзе шушы авазларны уңайсызлабрак чыгара. Без инде аның бу нәни кимчелегенә әллә ни игътибар итмибез, чөнки авызын ачса, аннан хикмәтле сүз чыга.  Без укып өлгермәгән китаплар белән ул таныштыра, дөнья яңалыкларын сөйләп өлгерә. Кайчак шул сыйфаты  аркасында кыенсынып калса, «Генийларга  «р» буйсынмый инде ул, яһүдләр бит шуңа күрә акыллы, Ленинны гына искә төшерсәң дә була», – дип, үзебезчә аны уңайсызлыктан коткарабыз.

Төптәнрәк уйлап карасаң, без үскәндә,  сакау балалар әллә нигә бер генә очрый иде. Хәзер телевизорны ачып, балалар өчен бара торган тапшыруларга яки шигърият сәхифәсенә  юлыксаң, ике төрле хис кичерәсең. Аның беренчесе – сабыйларның үз ана телендә сөйләүләре,  шагыйрьләребезнең озын-озын шигырьләрен яттан  укулары өчен сөенеч булса,  икенчесе – авазларны дөрес әйтмәгән өчен көенеч. «Гаилә һәм мәктәп»  журналы белән хезмәттәшлек итүче психологлар һәм  табибларның әйтүенә караганда, хәзерге вакытта мондый  кимчелекле сабыйлар берән-сәрән генә түгел,  алар шактый күп. Шуңа күрә 20–25 еллар элек үк инде әлеге проблеманы балалар бакчасында логопед тоту, яки логопед булган төркемнәр оештырып хәл итәргә тырышалар иде. Андый төркемнәргә эләгү шактый кыен булды, чөнки анда психологик-медицина-педагогик комиссиясен узып, сөйләм дефектлары булган балалар гына  кабул ителде.

Без танышкан 68 нче  балалар бакчасы 1984  елдан шундый юнәлештә эшли икән. Анда төрле милләт вәкилләренең балалары тәрбияләнә. Быел бу мәктәпкәчә тәрбия учреждениесе РФ Мәгариф министрлыгының грантын откан һәм шул акчага балалар бакчасына Колибри программа-комплекслы аппарат алган. Димәк, сөйләмдәге җитди кимчелекләрне төзәтү өчен хәзер, элеккеге кебек, авыз куышлыгы белән кулдан эшләү – телгә, яңакларга массаж ясау, уен күнекмәләре генә җитми икән. Ни өчен Колибридан файдаланырга булулары һәм логопедия юнәлешендә  эшләү үзенчәлекләре турында безгә балалар бакчасының мөдире Эльмира Мөбарәк кызы Горшкова сөйләде:
«Безнең заман балаларының сөйләмнәре төзек булмауга неврологик һәм нәселдәнлек факторлары тәэсир итә. Кызганычка, андый сабыйлар шактый күп һәм елдан-ел күбәя бара, – диде ул. – Шуңа күрә коррекцион төркемнәрнең   тәрбиячеләре дә махсус әзерлек узды. Икенче төрле әйткәндә,  алар сөйләм теле бозылган балага коррекцион ярдәм күрсәтү өчен өстәмә квалификациягә ия.
Безнең балалар бакчасы быел Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгыннан «Алга атла» проектында катнашты. Грант  проектын 11 белгеч әзерләде. Грант откан акчага балаларның сөйләм тайпылышларын билгеләү өчен төгәл диагностика ясау, ата-аналарга консультация үткәрү һәм кимчелекләрне төзәтү алымнарын күрсәтү өчен бик кирәк булган Колибри логотест программа-аппарат комплексын сатып алдык. Аның бәясе 350 мең сум. Грант өчен проект язган белгечләр командасы, коллективка балалар бакчасында тәрбияләнүче бер бала һәм аның әнисе мисалында Колибри программа-аппарат комплексының презентациясен уздырды.
Аппарат алып кайтканнан соң, безнең  максат – үз бакчабыздагы балалар белән генә эшләү түгел, балалары мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә йөрмәгән  гаиләне табу һәм аларга диагностика, консультация уздыру иде. Билгеле, бу – яңа эш. Андый балаларны урамнан эзләп булмый бит. Шуңа күрә безгә «Веста» социаль ярдәм үзәгенә мөрәҗәгать итәргә туры килде. Алар сөйләмнәрендә дефектлар булган балаларны  җибәрделәр. Опека һәм попечительлек үзәге дә безнең ярдәм кирәк булган балалар турында мәгълүматлар бирде. Без ул балаларга –  диагностика, ә ата-аналарына консультация  уздырдырабыз.

Түбән Кама шәһәрендә консультация үзәкләре электән дә бар иде. Хәзер аларның саны 10 булып, барысы да мәктәпкәчә белем бирү оешмалары базасында эшли. Бу үзәкләр  сөйләмдәге тайпылышларны  иртәрәк  күреп алырга ярдәм итәләр. Ләкин аларның барысы да Колибри аппаратын сатып ала алмый. Шуңа күрә  төгәл диагностика кирәк булганда, без ярдәмгә киләбез. Тикшерү нәтиҗәләренә карап, балага логопедка яки неврологка юллама бирергә була».
Аппарат, диагностика ясаудан тыш, балаларның психологик халәтен җиңеләйтү  һәм сөйләм тайпылышларыннан котылу алымнарын өйрәтү өчен дә кулланыла. Программа-аппарат комплексы балаларга эчке кичерешләрен җанландырып, кимчелекләрне төзәтүнең кызыклы һәм нәтиҗәле юлларын күрсәтеп бирә. Программада рәсемнәр конструкторы бар. Аппарат ярдәмендә педагог һәр  бала өчен индивидуаль уен кора. Шундый уен аша аралашу барышында баланың үсеш үзенчәлекләре ачыклана. Бу – аның әйләнә-тирәне  танып белүне артуга китерә, һәм бала өчен  күмәк мохиттә  курыкмыйча яшәү юлы ачыла. Заманча балалар бакчасы өчен бу – универсаль-интерактив кулланма. Ул рәсемнәр ярдәмендә җанлы белем алу шарты тудыра, педагогка уеннарны редакцияләү мөмкинлеген бирә. Балаларның мәгълүматны үзләштерү дәрәҗәсен исәпкә алып, бер генә бала, яки  команда белән дә уйный алалар. Уеннар танышу рәвешендә бара һәм, параллель рәвештә, балалар сөйләмендәге проблемаларга диагностика үткәрелә.
Без әлеге аппаратның һәм 68 нче  балалар бакчасы белгечләре эшенең нәтиҗәлелеген эш барышында  күреп кайттык. Алар кебек эшли белсәң, шәп ул – Калибри!
 Гөлназ ГАЙНУЛЛИНА
                                           

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ