Логотип Магариф уку
Цитата:

Компьютер уеннары экспертиза узачак

Компьютер, өстәл уеннары, шулай ук балалар уенчыклары һәм уен корылмалары психика өчен куркынычсызлыкны бәяләү өчен экспертизага дучар булырга мөмкин. Сәламәтлек саклау министрлыгы «РФдә бала хокуклар...

Компьютер, өстәл уеннары, шулай ук балалар уенчыклары һәм уен корылмалары психика өчен куркынычсызлыкны бәяләү өчен экспертизага дучар булырга мөмкин. Сәламәтлек саклау министрлыгы «РФдә бала хокукларының төп гарантияләре турында» Федераль законына тиешле төзәтмәләр проектын әзерләде. Моның турында “Росбалт” агентлыгы хәбәр итә.
Норматив хокукый актлар порталында бастырылган документ балалар уеннарына һәм уенчыкларына экспертиза үткәрү мөмкинлеген күз алдында тота. Мондый экспертиза гариза бирүче хисабына башкарылачак, аның инициаторлары хакимият органнары, иҗтимагый берләшмәләр яисә аерым гражданнар да булырга мөмкин.
Психик сәламәтлек өчен куркыныч уеннар һәм уенчыклар арасына кеше үтерү, үз-үзеңә кул салу, кешеләргә яки хайванга зыян китерү, алкоголь, тәмәке һәм наркотиклар куллануны, җенси мөнәсәбәтләрне гәүдәләндергән; хокукка каршы эшчәнлекне – әйтик, сукбайлык һәм теләнчелекне; азартлы уеннар, авырулар, аварияләр, һәлакәтләрне сурәтләгән уеннар яки уенчыклар керә ала. Шулай ук балалар психикасы өчен куркыныч вакыйгалар исемлегенә дин тотучыларның хисләрен кимсетү дә кергән.
Экспертизаны федераль органнар билгеләгән федераль дәүләт бюджет учреждениеләре экспертлары комиссиясе тарафыннан үткәрү күздә тотыла. Әгәр уен балалар психикасы өчен куркыныч тудыручы дип табылса, аны кулланыштан чыгару мәсьәләсе хәл ителәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ