Логотип Магариф уку
Цитата:

Комсомол – минем яшьлегем

«Хәтер китабы»н яшьләр эшләде»Әлеге китапны төзүчеләрнең берсе булган М.Черепанов шулай ди.Коеп куйган лидер. Максатчан, кемгә караганда да күбрәк белергә, нигә тотынса да, башкаларны да үз артыннан и...

«Хәтер китабы»н яшьләр эшләде»

Әлеге китапны төзүчеләрнең берсе булган М.Черепанов шулай ди.


Коеп куйган лидер. Максатчан, кемгә караганда да күбрәк белергә, нигә тотынса да, башкаларны да үз артыннан ияртергә сәләтлеләргә ябыша торган билгеләмә бу. Михаил Черепанов та яшьтән әнә шул кавем кешесе. 1975 елны комсомолга керүгә үк үзен башта комсорг, аннан мәктәп комсомол оешмасы секретаре итеп сайлыйлар. Мәктәпне тәмамлап Казанга университетка килгәндә, бу активист ВЛКСМ Үзәк комитетының Мактау кәгазе һәм күкрәк билгесе белән бүләкләнергә өлгергән була инде. Филология факультетының журналистика бүлегенә укырга кергәч тә, комсорг вазифасы шактый гомер аның өстендә була. Аннан университетның комсомол комитеты әгъзасы. Бер үк вакытта студентлар театрында уйнарга да җай таба.WhatsApp Image 2018-09-10 at 15.22.01


1980 елда аның тормышында бөтенләй яңа «Кар десанты» чоры башлана. Тарих-филология факультеты ике мөстәкыйль бүлеккә аерылгач, филологларның үз десантын булдыруда да башлап йөрүчеләрнең берсе була Черепанов. Беренче кышкы походтан соң озак та узмый августта «Үлем үзәне»нә юл тоталар. Экспедицияләр вакытында десантчылар гадәттә сугышта хәбәрсез югалганнарның һәлак булган урыннарын табып, әлеге сугышчының туганнары аның кайда ятып калуын белү-белмәүләре белән кызыксыналар. Районнарда яшәүче егет-кызларга, аларның туганнарын табуда ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итәләр. Шулай итеп, районнарда яшәүче яшьләр дә бу игелекле эшкә кушылып китә. Бу инде «Кар десанты» сугыш турындагы тарихи мәгълүматларны фәнни өйрәнү юнәлешеннән тыш конкрет эш белән шөгыльлләнә башлый дигән сүз. Җитмәсә, комсомол Үзәк комитеты әлеге патриотик хәрәкәтне үз канаты астына алып, аны тагын да җәелдереп җибәрергә карар кыла. «Кар десанты» Бөтенсоюз берләштерелгән отряды командиры Михаил Черепановка нәкъ менә шул максатны күздә тотып, 1988 елның 9 маенда «Комсомольская правда» газетасы аша бөтен илгә мөрәҗәгать итү форсаты бирелә. Эзләнү отрядларының I Бөтенсоюз сборыннан соң була ул. Шунысын да әйтергә кирәк, Бөтенсоюз сборы күп нәрсәне үз урынына куя. Иң беренче чиратта озак еллар күпләрнең тел очында йөргән нәрсәләрне кычкырып әйтү мөмкинлеге туа: ни өчен соң әле йөзәрләгән мең сугышчы хәбәрсез югалырга тиеш? Җитмәсә озак еллар дәвамында онытылган туганнар каберлекләрен үз инициативалары белән эзләп, «хәбәрсез югалганнар»ның исемнәрен кайтару; сугыш тәмамлануга ничә еллар узуга да карамастан, яу кырында ятып калган сугышчыларның сөякләрен җыеп, җир куенына салу белән шөгыльләнүче фикердәш-патриотлар бер урынга җыелсын да менә шулар хакында дәшми түзеп кара икән! Хәтер һәм бурыч турында колакка ятышлы яңыравык-купшы сүзләр һәрдаим яңгырап торган бер мәлдә, сүз башап проблемалар хакында сөйләргә күнеккән мени соң әле без ул чагында? Тик авырткан җирдән кул китми шул. Аннан килеп, сине газаплаган ул шеш дигәннәрең кайчан да булса бер тишелергә тиеш иде инде ләбаса. Җыенның тагын бер табышы: патриотик хәрәкәттә катнашучыларга  мөнәсәбәт тамырдан үзгәрә. Хәзер инде аларга «неформаллар» буларак түгел, ә бик мөһим хөкүмәт эше белән шөгыльләнүчеләр итеп карый башлыйлар.


«Миңа, минем күп кенә яшьтәшләрем, сугышчы-интернационалистлар кебек яу кырында үлем белән очрашырга туры килмәде. Шуңа күрә дә Новгород янындагы «Үлем үзәне»ндә эшләүне үземнең бурычым дип саныйм. Һәлак булган соңгы совет солдаты табылып, җир куенына иңдерелгәнче, ун, егерме ел дәвамында үземнең иптәшләрем белән бирегә киләчәкмен. «Исемсез солдат» дигән язу белән килешәсем килми. Обелискларда геройларның яңа исемнәре барлыкка килсен өчен барысын да эшләячәкмен. Яу кырында табылган йөзнең берсен генә булса да ачыклау бәхете тисә икән...» Михаил Черепановның «Комсомольская правда» газетасындабасылып чыккан «Синең исемең билгесез?..» (Имя твое неизвесто?..) дип аталган мөрәҗәгать хатыннан бу юллар. Әлеге мәкалә бу кадәр үк резананс тудырыр дип берәү дә юрамагандыр. Әмма көн туса «КГУ, «Кар десанты» Черепановка» дип имзалаган меңәрләгән хатлар килә ул чагында КДУның комсомол комитетына.


https://www.youtube.com/watch?v=NYxb4f9eFQ8

Бүген инде 30 ел элек әйтелгән ул сүзләрнең ихласлыгын вакыт үзе раслады дип тәкрарлый алабыз. Алай гына да түгел, тарихи әһәмияткә ия бер документ буларак та бәяләнергә хаклыдыр әле ул язма. 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, хәрби-тарихи Академиянең әгъза-мөхбире Черепанов Михаил Валерьевич кебек студент елларында ук башлаган кызыксыну-мавыгуларын үзенең гомерлек намус эше итүчеләргә, әлбәттә, сокланырга гына кала. Әйтүе генә ансат: 1980 елдан башлап Бөек Ватан сугышында яу кырында һәлак булган солдатларның сөякләрен җыеп күмү буенча оештырылган 60 (!) экспедициядә катнаша ул. Шундый экспедицияләр вакытында еш кына гомерләрен куркыныч астына куеп, дәшһәтле елларның «утлы ядкярләре» булып яткан миналарны зарарсызландыру белән дә шөгыльләнергә туры килә аларга. Комсомол Үзәк комитетының гадәттә сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучыларга гына бирелә торган «Воинская доблесть» күкрәк билгесе нәкъ менә шул хезмәтләре өчен тапшырыла Михаил Черепановка.


https://www.youtube.com/watch?v=73ZlwvzZ-Jw

–       Сугышта һәлак булганнарның исемлегеннән торган 28 томлык «Хәтер» китабын ветераннар да, ниндидер тарихчылар, ниндидер галимнәр түгел, ә нәкъ менә яшьләр эшләде, – ди әлеге китапны төзүчеләрнең берсе булган М.Черепанов зур горурлык хисе белән. –Бүген комсомол юк, әмма элек комсомол структуралары берләштергән яшьләрне хәзер волонтерлар дибез. Исем үзгәрүгә карап аның асылы үзгәрмәде. Хикмәт башкада. Ул бичаралар ни белән шөгыльләнергә, ни өчен берләшергә белми. Алар алдына максат куя белүче юк. Безнең комсомолда максат-бурычлар аерым-ачык иде. Яхшы һөнәр үзләштерергә, карьера ясарга, ягъни тиешле белем алып,җәмгыяткә файда китеррергә.Без аны бик ачык күзаллый идек. Комсомол минем өчен ул барыннан да элек – дуслар. Ул барыннан да элек коллектив.Компания дигәннәре кайда булуыма карамастан, барыбыр булыр иде инде ул. Ә менә комсомолдагы кебек яхшы, гомерлек дуслар булыр идеме икән алар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ