Логотип Магариф уку
Цитата:

Көндезге 12 сәгатьтә – 62,3 процент

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев медиаүзәкнең брифинглар залында журналистлар белән оештырган очрашуында төп сайлау көнне, ягъни 13нче сентябрьдә, көндезге 12 сәгатьтә барлык с...

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев медиаүзәкнең брифинглар залында журналистлар белән оештырган очрашуында төп сайлау көнне, ягъни 13нче сентябрьдә, көндезге 12 сәгатьтә барлык сайлаучыларның 62,3 проценты тавыш бирүен игълан итте.
Ул Татарстан Президентын һәм муниципаль орган депутатларын сайлауларда, шулай ук РФ Дәүләт думасына һәм ТР Дәүләт Советына кайбер депутатларны сайлап бетерүдә вакытыннан элек тавыш бирү көннәрендә Татарстан халкының яртысыннан артыгы тавыш бирүен әйтеп узды.
- Күзәтүчеләр сайлаулар вакытында закон бозуларга бернинди юл куелмавын җиткерде, - диде үзәк сайлау комиссиясе рәисе. – Бу – игътибарга алырлык зур бәя. Татарстан халкы актив рәвештә конституцион хокукын тормышка ашыра. Халыкның мөрәҗәгатьләрен, телефоннан шылтыратуларын анализлаганда, аның законнарны яхшы белүе, сайлау культурасы елдан-ел үсүе күренеп тора. Һәр кешенең телефоннан алынган хәбәре, интернет аша тапшырылган мөрәҗәгате шундук урынга барып тикшерелә һәм уңай хәл ителеп барыла.
Андрей Кондратьев, бер уңайдан, Татарстан матбугат үзәгенең яхшы эшләвен билгеләп үтте.
РФ Үзәк сайлау рәисе Эмма Памфилова да сайлау нәтиҗәләре буенча Татарстан халкының Россия субъектлары арасында иң актив катнашучылардан булуын әйткән.
Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ