Логотип Магариф уку
Цитата:

Константин Хабенский  «Без Тукайны укыйбыз» флешмобына кушылды

Россиянең танылган актеры Константин Хабенский Габдулла Тукайның  «Без Тукайны укыйбыз» флешмобына кушылды. Ул «Шүрәле» поэмасыннан өзек укый. Моны Рөстәм Миңнехановның инстаграм челтәренә куелга...

Россиянең танылган актеры Константин Хабенский Габдулла Тукайның  «Без Тукайны укыйбыз» флешмобына кушылды. Ул «Шүрәле» поэмасыннан өзек укый. Моны Рөстәм Миңнехановның инстаграм челтәренә куелган видеодан карарга мөмкин.

«Һәр халыкның үз язучылары һәм шагыйрьләре бар. Аларның иҗаты безнең өчен мөһим һәм кызыклы, чөнки Россиядә яшәүче халыклар – зур һәм дус гаилә ул», - дип әйтте актер видеода.



«Без Тукайны укыйбыз» флешмобы социаль челтәрләрдә Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуы уңаеннан игълан ителгән иде. Бу уңайдан Рөстәм Миңнеханов блогерларны үзенә кушылырга чакырып бер ролик урнаштырган. Роликта Беренче канал журналисты Тимур Шәрәфетдиновның рус телендә «Шүрәле» поэмасыннан өзек укыганын күрерсез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ