Коронавирус амбразурасында — укытучылар

“9 нчы ноябрьдән прививка ясатмаган гражданнар эшләреннән читләштереләчәк,” – дип иңдерелгән хәбәрдән соң, күпләр ашыга-ашыга шәһәр поликлиникаларында таҗлы чиргә каршы укол салдыра башлады. Әмма хроник авырулардан интеккән халык аптырашта калды, чөнки моңа кадәр табиблар, гел төрле чирләре булганнарга прививка ясату куркыныч, дип әйтә килделәр.

Прививка ясатканнан соң үлүчеләрнең дөньядан китү сәбәпләрен дә моңарчы “тынычлык” саклаган хроник чирләрнең кузгалуыннан дип аңлата килделәр. Әмма кешенең әлеге вакцинацияне күтәрә алу-алмавын белү өчен бер генә хезмәт коллективында да медицина тикшерүе уздырылмады бит. Шунлыктан халык кинәт кенә мәҗбүри вакцинация игълан ителү хәбәрен башына чүкеч белән органдай кабул итте. 

Шунысы гаҗәп: мондый илкүләм компания вакытында эреле-ваклы җитәкчеләрнең күзләре гел мәктәп укытучыларына төшә. Исегездәдер, 2019  елны да, рус булмаган халыкларның ана телен мәктәпләрдә мәҗбүри рәвештә укытуны тикшерергә кушылганнан соң, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының кан тамырлары буйлап йөргәннәр иде. Бу юлы да шулай килеп чыгарга охшаган. Әйтик, Түбән Кама шәһәрендә коронавируска прививка ясатудан баш тарту сәбәпле, 13 укытучыны эшеннән азат итәргә өлгергәннәр. Гәрчә мәгариф өлкәсендә хезмәт итүче 4992 хезмәткәрнең (педагогның) 90 проценты беренче компонентына вакцинация ясатса да (ул бит беркайчан һәм берничек тә 100 процентка үтәлә торган чара түгел, 90 да бик зур күрсәткеч бит). Безнең республикада, гомумән, процентларга игътибар аеруча көчле. Бер елны атаклы районнарыбызның берсендә сайлаулар вакытында барлык сайлаучы халыкның 102 проценты катнашкан иде.

Шушы уңайдан, башкалабыздагы үзем яшәгән Яңа Савин районында урнашкан мәктәпләрдә әлеге чараның ничек узуы белән кызыксындым. Район мәгариф бүлегендә әлеге саннарның ябык булуын, беркемгә дә хәбәр ителмәвен, бу мәсьәләгә җитәкчеләрнең бик тә сабырлык белән, аңлап карауларын, прививканың бернинди срокка карамыйча дәвам итүен әйттеләр. Педагогларга хас мондый карашны мин районның 103 нче урта мәктәбендә дә ишеттем.

— Мәктәбебездә 77 хезмәткәрнең 95 проценты прививка ясатты, — диде миңа белем йортының укыту эшләре буенча урынбасары Нәфисә ханым Зыятдинова. – 7 укытучыбыз әлегә медотвод алды. Бер укытучыбыз кадатмыйча тора. Аның ире начар авыру белән чирләп ята. Ире аңа: “Мин үлгәнче прививка ясата күрмә, прививкадан миннән алда үлсәң, мине кем тәрбияләр,”- дип әйткән. Менә күрәсезме бездә прививкага нинди караш. Без бит педагоглар, беркайчан да ямьсез, кешелексез чаралар белән эш итәргә тиеш түгел.
177нче урта мәктәпнең милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Лилия Шәүкәт кызы Исхакованың сүзләре дә коллегасыннан әллә ни аерылмады.

— Мәктәптә барлыгы 110 педагог, 54 техник хезмәткәр эшли, — диде ул. – 134 кеше прививка ясатты, 30ы медотвод алды. Барысының да җитди сәбәпләре, хроник авырулары бар. Бернишләр хәл юк. Хәзер авырмаган кеше юк инде. Курыкмыйча укол кадаткан укытучыларга, техник хезмәткәрләргә рәхмәт. Ни генә ишетергә туры килми бит. Барыбызның да чирне җиңәсе, яшисе килә!

91нче урта мәктәптә әлеге зәхмәткә каршы бергәләп каршы торалар.

— 95 хезмәткәрнең 79 проценты прививка ясатырга өлгерде. Калганнары медотвод алды. Безнең максат – коллективны бөтен килеш сакларга, ничек тә бергәләшеп чирне җиңәргә кирәк, -диде миңа мәктәпнең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Мәдинә апа Тукманова. – Галимнәр тизрәк тагын да камилрәк, көчлерәк дарулар уйлап тапсыннар иде. Без бөтен адымнарга барабыз, чир генә юкка чыксын. Балалар укытасы бар бит. 

Батыр йөрәкле безнең укытучыларыбыз. Коронавирус амбразурасына башлап алар керә. Чөнки алар белә: укытучылар исән булса, тормыш туктамаячак.

Ирек НИГЪМӘТИ
Фото: pixabay

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.