Логотип Магариф уку
Цитата:

Коронавирус кичергән кеше ни өчен тиз картая?

Косметолог Татарстан халкына коронавирус кичергәннән соң кешеләрнең ни өчен тиз картая башлавын аңлатты. Күп кенә пациентларның эчке органнары, шуның белән бергә тән тиресе дә картая башлый икән. Таби...

Косметолог Татарстан халкына коронавирус кичергәннән соң кешеләрнең ни өчен тиз картая башлавын аңлатты. Күп кенә пациентларның эчке органнары, шуның белән бергә тән тиресе дә картая башлый икән. Табиб-дерматовенеролог, косметолог Гөлнар Яфясова коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча оператив штаб аккаунтындагы махсус туры эфирда шулай дип белдерде.
«Галимнәр яңа коронавирус инфекциясе белән авырган кешеләрнең 70 процентының кайбер органнары картая башлавын ачыклаган», - дип хәбәр итте белгеч.
Табиб сүзләренчә, киң таралган фикергә дә карамастан, күбесенчә йөрәк түгел, ә бавыр картая – май гепатозы башлана. Май катламы ашказаны асты бизендә дә барлыкка килә.
«Тән тиресе – безнең эчке органнарның көзгесе ул. Эчке органнар белән бергә тән тиресе дә зыян күрә. Алар белән бергә ул да картая. Шунлыктан тән тиресе вакытыннан алда картаюга дучар була», - дип искәртте дерматовенеролог. 
Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ