Косметолог киңәше: чәчне ничек дөрес юарга?

Җәйге кояш нурларында иркәләнгәннән соң, салкын көзгә ияләшү ай-һай авыр. Өстәвенә табигать шартлары үзгәрү сәламәтлеккә, шул исәптән чәчләргә дә тәэсир итми калмый. Моңа бәйле проблемалардан ничек котылырга дип, Интернет челтәренә кереп, мең дә бер киңәш укырга керешәбез. Табиб дерматолог, косметолог һәм трихолог Эльвира Салихова бу очракта һәркайсыбызга уйлап эш итәргә киңәш итә.

– Интернетны ул зур чүплек диюләре белән килешәм. Шуңа күрә дә анда язылган һәрнәрсәгә ышанырга ярамый. Дөрес, вакыт-вакыт анда файдалы киңәшләргә дә юлыгырга мөмкин. Әмма шунысын кистереп әйтә алам: әгәр дә нидер борчый икән, табибка мөрәҗәгать итүең хәерлерәк, – дип аңлатты ул.

Баш тиресе, чәчләргә салкын караш, аларның сыйфаты һәм табигый матурлыгы бозылудан тыш, дерматит, фолликулит һәм башка авыруларга, чәч сыну һәм коелуга китерергә мөмкин. Ә инде пробле-
малар тумасын дисәң, иң беренче чиратта, көндәлек чисталыкка игътибарлы булыйк.

 

Шампунь – баш тиресе, бальзам – чәч өчен

Нык һәм сәламәт, озын һәм калын толымлы кызларга кемнең күзе төшмәгән дә, кем аларга кызыгып карамады икән. Белгеч сүзләренә караганда, мондый матурлыкка ия булу өчен, чәчне юдым да киптердем, дип тыныч кына йөрү җитми. Чәчнең сәламәтлеге бик күп нәрсәгә бәйле.

Беренчедән, чәч юу өчен кирәк-яракны дөрес итеп сайларга кирәк. Шунысын истә тотыгыз: шампунь һәрвакыт баш тиресе тибына, ә бальзам яки кондиционер чәч тибына карап сайлана.

Чәчне баш тиресенең ни дәрәҗәдә майлануына карап юасың, һәр кешедә бу индивидуаль. Әгәр дә чәчегез тиз майлана һәм аны көн саен юып торырга кирәк икән, димәк, шампуньны майлы чәч өчен дип сайлап алырга. Әгәр дә ике көнгә бер юарга туры килсә – нормаль чәч, атнага бер юсагыз – коры чәч өчен дигән шампунь кулланыгыз. Бальзам яки кондиционер, маска кулланганда да шушы ук принциптан чыгып эш итәргә.

Икенчедән, чәчне дөрес итеп юа белергә дә кирәк. Моның өчен, иң беренче чиратта, суның температурасын көйләү мөһим. Су эссе түгел, ә җылымса булырга тиеш. Шампуньны баш тиресенә сөртергә киңәш ителә, аны юып төшергәндә, чәч болай да юыла. Шулай эшләгән очракта, чәч очлары катмый, корымый, шампунь да азрак сарыф ителә.

Чәч юуны төгәлләгәндә йомшаган, тузгыган чәчне шомарту өчен бальзам яки кондиционер, йә булмаса маска ярдәмгә килә. Аларны, киресенчә, баш тиресенә түгел, ә чәчнең буеннан-буена сөртергә кирәк. Бальзам яки кондиционерны берничә минут тотканнан соң, шулай ук җылымса су белән юып төшерәсең. Кавыклы, майлы баш тиресенә өстәмә маска-пилинг та куллану начар булмас.

Юеш толымны тарарга һәм сөлге белән ышкып киптерергә киңәш ителми, болай эшләгәндә, чәч структурасы зәгыйфьләнә. Сүз уңаеннан, тупас һәм тимер тешле тарактан арыныгыз, чәч өчен агач яки сыйфатлы пластиктан эшләнгән тарак  кирәк. Чәчнең табигый ысул белән кибүе яхшы, шуңа күрә киптергеч, турайткыч яки көдрәләткечләрдән  сирәг-
рәк файдаланыгыз.

***

– Эльвира Ринатовна, көзен чәчләр аеруча да игътибарга мохтаҗ. Аларны карап тоту буенча көндәлек чаралар аңлашыла.  Шуларга өстәп, тагын нәрсәләр киңәш итәр идегез?

– Җәй көне кояш нурларының йогынтысы, яхшы ял һәм витаминнар җитәрлек куллану аркасында чәчләрнең үсү стадиясе арта. Көзге һәм кышкы вакытта һава торышы чәчләрнең сәламәтлегенә бик үк уңай тәэсир итми. Тик бу патология түгел, ә без яши торган җирлекнең яшәү рәвеше үзенчәлеге, чөнки бездә кояш яктысы һәм җылылык күп түгел.

Шуңа күрә көзге чорда, иң беренче чиратта, чәчләрне дымландыру, туендыру һәм яңарту өстендә эшләргә, сынучан очларын кистерергә, алга таба төрле майлар белән сөртеп торырга кирәк. Температура үзгәрү чәч структурасы, баш тиресе өчен файдалы түгел, шуңа күрә баш киеменнән йөрергә киңәш итәм. Кибеп бетмәгән чәч белән урамга чыгарга ашыкмагыз. Көзге чорда чәчләрне мөмкин кадәр сакларга кирәк.

– Ә нинди косметологик процедуралар файдалы?

– Баш тиресе, чәч проблемаларын матурлык салоны яки клиникаларда мезотерапия, плазмолифтинг, пилинг кебек процедуралар ярдәмендә дәваларга була. Шулай ук организмга аз көчле, әмма еш ток белән  йогынты ясаучы дарсонваль дигән прибор да бик файдалы. Ләкин әлеге процедуралар бөтен кешегә дә килешми, аларны баш тиресе тибына һәм халәтенә карап сайларга кирәк.

– Тышкы яктан йогынты ясау чараларын атап үттегез. Ә организмны эчтән ничек ныгытырга?

– Әйе, витаминнар турында да онытмыйк, көзге чорда без аларга аеруча да мохтаҗ. Болар Д, А, Е витаминнары, составында цинк, селен, калий, магний булган препаратлар, Омега 3. Аптекада сатылучы витамин комплексларыннан да куркырга кирәкми, алар кеше сәламәтлегенә зыян салмаслык дозада сатылалар. Аларны көз һәм яз айларында эчәргә киңәш ителә. Ләкин исегездә тотыгыз: нинди дә булса дару кулланыр алдыннан, башта анализлар биреп, организмга дөрестән дә нинди витамин җитмәвен ачыкларга кирәк.

Шулай ук хәзерге вакытта туклану рационына чикләвек, диңгез продуктлары, яшелчә, брокколи, шпинат, кузаклылар, ит кертергә киңәш итәм.

–Бүгенге көндә бик күп кеше, коронавирус авыруын кичергәннән соң, чәч коелудан зарлана.

–Коронавирустан дәвалану чорында антибиотиклар, гормональ дарулар кулланыла. Аларның организмга начар тәэсире аркасында еш кына нәкъ менә чәч һәм тире сыйфаты бозыла. Исегездә тотыгыз: әгәр дә көненә 100 дән артык чәч бөртеге коелуын күрсәгез, трихологка мөрәҗәгать итегез.

Моннан тыш, көзге чорда еш кына баш тиресендә бетчә һәм таплар барлыкка килә. Шулай ук себорея дерматиты очраклары да арта. Себорея дерматиты – май бизләре күп булган баш һәм тән тиресе участокларын зарарлаучы хроник ялкынсынулы авыру. Бу проблемаларны дәвалау, клиник процедуралар үтү, авыруның нидән килеп чыгуын ачыклау, туклануны көйләү ярдәмендә дәвалап була.

– Халык медицинасына мөнәсәбәтегез ничек?

– Мин аларга каршы түгелмен, бары тик артыгын «тырышып» җибәрергә генә ярамый. Мисалга, өй шартларында суган суы һәм әче борыч кулланып ясалган мас-
калар баш тиресен пешерергә, дерматитка китерергә мөмкин. 

Ә төрле майлар, үлән төнәтмәләрен үз итүне хуп-лыйм. Аларны урынлы һәм дөрес микъдарда куллансаң, бары файдага гына. Аеруча да кокос, кастор майлары кергән рецептлар әйбәт санала. Мисалга, кокос маен бик эссе итмичә генә җылытып (розмарин тамчысы, гөләпнең (роза) эфир маен да өстәргә була), чәчкә сөртәсең. Чәчне җыеп, берәр баш киеме яки сөлге урап, 1–2 сәгать җылыда тотасың. Бу рецепт чәчне яңартырга һәм туендырырга булышачак.

Диләфрүз Фазылҗанова

 

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.