Логотип Магариф уку
Цитата:

Көзге каникуллар вакытында мәктәп яны лагерьлары ачыла

Татарстан мәктәпләрендә 1-7 ноябрьдә узачак көзге каникуллар вакытында мәктәп яны лагерьлары эшләячәк, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.«Көзге каникуллар расписаниесендә б...

Татарстан мәктәпләрендә 1-7 ноябрьдә узачак көзге каникуллар вакытында мәктәп яны лагерьлары эшләячәк, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
«Көзге каникуллар расписаниесендә бернинди үзгәрешләр юк. Алар 1 ноябрьдә башлана һәм 7 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Балалар өчен мәктәп яны лагерьлары эшләячәк. Барлык учреждениеләрнең эше санитар-эпидемиологик таләпләрне төгәл үтәп оештырыла», - дип сөйләделәр министрлыкта.
Ведомствода балалар бакчаларында, мәктәпләрдә һәм көллиятләрдә ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны буенча вазгыять Роспотребнадзор тарафыннан катгый контрольдә тотыла. Балаларның 20 проценттан артыгы авырган очракта, класс ябыла. Бу хакта карарны учреждение җитәкчесе кабул итә, дип җиткерә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе    .
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, республика балалар бакчалары эшләми торган атна вакытында гадәти режимда эшлиячәк. Искәртеп узабыз, кичә Россия Президенты Владимир Путин 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр ял көннәре игълан итте.
«Татар-информ» материалы буенча

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ