Кукмарада адашкан хатын-кызны тапканнар

Кичә көндез республиканың 4нче зона-коткару отряды коткаручылары Кукмара районында урманда адашкан 51 яшьлек хатын-кызны эзләргә барган.

Ашыгыч хезмәтләрне чакыру 112 номеры буенча шалтыратып, хатын-кызның иртәнге тугыздан бирле урманнан чыга алмавын хәбәр иткәннәр.

«Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, эзләүдә шулай ук полиция хезмәткәрләре дә катнашкан.

Берничә сәгатьтән соң югалган хатын-кызны Мамадыш районының Келәүш бистәсе тирәсендә табып алалар, аны полиция хезмәткәрләренә тапшыралар.

Чыганак: Татар-информ
Фото: Татар-информ

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *